Статистика
Онлайн барлыгы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0
|
|
2017 нче елның 17 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә уеннар, җыр-биюләр башкарылды. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәме ботка һәм коймак ашау белән тәмамланды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы) «Бездә кунакта – Яшь ТНВ» дигән ачык тәрбия сәгате узды. Дәрескә китапханәчеләр Әхмәдуллина Эльмира һәм Шәрәфиева Гөлфия апалар чакырылды. Бу дәрес телне саклауда ярдәм итүче китапларга багышланды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 15 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы «15 нче март – Кулланучылар хокукын яклау көне»нә багышланган чара үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангычлар атналыгы дәвам итә. Аның кысаларында «В мире сказок» түгәрәгенә йөрүчеләр Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен сәхнәләштерделәр һәм «Йолдызчык» балалар бакчасындагы кечкенә дусларына тәкъдим иттеләр. Әкиятне кечкенәләр бик яратып карадылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне «Кызыклы математика» исеме астында математикадан төрле кызыклы биремнәр эшләү белән дәвам иттерелде. Укучылар 4 нче сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы җитәкчелегендә 2 командага бүленеп төрле биремнәр башкардылар, кроссвордлар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «14 нче март – Пи саны көне»нә багышланган чара үткәрелде. Чарада 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Батыры (1932) Галимҗан Ибраһимовның (Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов) [12.03.1887 – 21.01.1938] тууына 130 ел тулу уңаеннан «Зур шәхес, бөек талант иясе» дигән әдәби кичә уздырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән уен уздырды. Тарих атналыгына нәтиҗә ясалды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 1 нче мартыннан 6 нчы мартына кадәр Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан инглиз теле атналыгы уздырылды. Укучылар төрле уеннарда үз белемнәрен сынадылар. 4-5 нче сыйныф укучылары арасында лингвистик уен, 2-3 нче сыйныфларда КВН, 7-8 нче сыйныфларда викторина үтте. Инглиз телендә күрсәтелгән мультфильмны укучылар яратып карадылар. Рәсем, стенгазета конкурсларында, ребус, кроссворд чишүдә укучылар актив булдылар. Шулай ук, атналык кысаларында, укучылар олимпиадада катнаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-6 нчы сыйныф укучылары белән тарих фәненнән «Борынгы заман тарихы белгечләре», 5-9 нчы сыйныфлар белән «Үз уеным» дип исемләнгән чаралар уздырды. Атналык дәвам итә...
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
9 нчы март – Барби курчагының туган көне. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә, башлангыч сыйныф укучылары белән, бу көн билгеләп үтелде (оештыручы Шакирова Венера Илгизәр кызы). Кызлар үзләренең курчаклары белән мактаныштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 7 нче мартында 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф егетләре мәктәбебез кызлары өчен уеннар оештырдылар. Шул ук вакытта укытучы апалар концерт карап ял иттеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2017 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылырына мәктәп каршындагы Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 46 47 48 49 50 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|