Шимбә, 04.05.2024, 06:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:18
Игътибар! IV «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) марафоны башлана!

Быел «Авылым гүзәллеге» 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә.

Проектның (марафонның, челленджның) максатлары - үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту; авылдашларны барлау һәм бергә туплау; туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру. 

Проектта катнашу өчен:

1. Татнетны үстерү фондының ВКонтактедагы рәсми берләшмәсенә (https://vk.com/tatnet) язылыгыз, анда беркетелгән анонс-яңалыкка комментарийларда "+" куеп катнашырга теләк белдерегез һәм катнашучы турында мәгълүмат калдырыгыз (мәсәлән, + Раил Гатауллин Мәмәшир авылы Кукмара районы);

2. Атна (7 көн) дәвамында гариза тапшырылган аккаунттан #авылымгүзәллеге хэштегы белән, бирелгән темалар буенча үз туган авылыгыз турында мәгълүмат урнаштырыгыз (татар клавиатурасы кулланып язылган текст белән беррәттән 1 минутлык кыска видеолар, фотолар урнаштырырга тәкъдим итәбез). Аеруча популяр (❤ һәм комментарийлар саны күп булган, мәгънәле итеп язылган, үрнәк булырдай) язмалар әлеге атна дәвамында https://vk.com/avilimguzallege адресы буенча ВКонтактедагы "Авылым гүзәллеге" берләшмәсендә һәм https://t.me/avilimguzallege адресы буенча "#АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ (татар авылы|тарихы|бүгенгесе|киләчәге)" Telegram-каналында урнаштырылып барылачак.

Темалар:
1 көн. Авылым тарихы.
2 көн. Авылым гүзәллеге (табигате, урнашуы, архитектурасы, йортлар бизәлеше).
3 көн. Авылым традицияләре (авылга хас традицияләр, бәйрәмнәр).
4 көн. Авылым шәхесләре (күренекле галимнәр, язучылар, спортчылар, ...).
5 көн. Авылым мәгарифе (мәктәп, укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар - тарихын һәм бүгенгесен дә кертеп).
6 көн. Авылым осталары (кул осталары, һөнәр ияләре, авыр хезмәт кешеләре - аларның хезмәтләре).
7 көн. Авылым меценатлары (авылның яшәешен саклаучы, авылны яшәтүдә матди ярдәм итүчеләр һәм аларның хезмәтләре).

3. Катнашучыга шәхси хәбәр белән килгән чакыру хаты аша ябык (приват) чатка керегез һәм чара тәмамлангач, финалист анкетасын тутырыгыз. Финалистлар 11 август көнне Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туе (#әдәбисабантуе) чарасына чакырылачак. Һәр финалистны электрон катнашучы дипломы көтә.

Проектта татар авылында туып үскән һәм, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша алалар. Яшь чикләре: 13+. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга, аккаунт адресы үзгәртелмәскә тиеш.

Проектны төп гамәлгә ашыручы - «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы. Теләгән һәркемне әлеге чараның иганәчесе булырга чакырабыз: http://tat-i.net/tt/blago.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/avilimguzallege2023

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 90 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/22
Эзләү
Календарь
«  Июль 2023  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[01.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Эстафета ярышларында Әтнә районы командалары 3 нче урыннарны яуладылар
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[15.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[13.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары командасы җиңү яулады