Сишәмбе, 11.02.2025, 01:24
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10243
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә шахмат уйнау зоналары булдыру буенча махсус программасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Илгизәр улы Зыятдинов Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә шахмат җыелмалары тапшырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1112 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2021

2021 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] тууына 115 ел тулу уңаеннан сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1030 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2021

2021 нче елның 12 нче февралендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан «Законнар кайда кабул ителә?» дигән парламент дәресе үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1045 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2021

Агымдагы елның 5 нче февралендә районыбызда «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2021» конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы конкурста катнашып финалист булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1206 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2021

2020 нче елның 21-26 нчы декабрендә белем бирү оешмалары арасында «Кар фантазиясе – 2020» дип исемләнгән кар сыннары муниципаль бәйгесе үткәрелде. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе 3 нче урынга лаек булды һәм район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1205 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2021

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең (Шиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани) [16 нчы гыйнвар, 1818 нче ел — 15 нче апрель, 1889 нчы ел] туган көне уңаеннан, китап күргәзмәсе куелды. Укучылар белән әңгәмә үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1032 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2021

2021 нче елның 23 нче гыйнварында XV Спартакиада уеннары кысаларында узган шайбалы хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 4 нче урын алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1124 | Өстәде: admin | Дата: 25.01.2021

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының район этабында катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 642 | Өстәде: admin | Дата: 21.01.2021

2020 нче елның 28 нче декабрендә Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең спорт залында Кыш бабай призына милли көрәш буенча ачык турнир узды. Анда 8 районнан килгән яшь көрәшчеләр бил алышты. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шәрипов үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1137 | Өстәде: admin | Дата: 11.01.2021

2020 нче елның 23 нче декабрендә туган (татар) телдән булып узган республика олимпиадасының муниципаль этабында укучыларыбыз Халикова, Йосыфов, Аскаров (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), Галиәхмәтова (укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы), Рәхмәтуллина (укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы) призер булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1179 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2020

Татар әдәбиятыннан булып узган республика олимпиадасының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1114 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2020

2020 нче елның 16 нчы декабрендә рус теленнән булып узган республика олимпиадасының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аскаров (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы) җиңүче булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1138 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2020

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2021 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1377 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2020

« 1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2025  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[27.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 73 ел тулды
[25.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте
[29.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Иҗади бәйгегә нәтиҗә ясалды
[09.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кул белән язу көне» билгеләп үтелде
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[12.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй узды
[16.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[22.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә халыкара астрономия көне билгеләп үтелде
[16.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Парклар маршы - 2016» конкурсында катнашты
[15.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 13 нче көн
[15.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелде