Җомга, 17.05.2024, 07:05
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

XXVII Әдәби марафон тәмам, әдәби марафонның яңа финалистлары билгеле һәм әдәби әйдаманнарның башкарган хезмәтен бәяләргә вакыт җитте. Аларның хезмәтен түбәндәге мәгълүмат бәяли ала. 1-21 апрель көннәрне үткәрелгән XXVII Әдәби марафон проектында катнашырга теләк белдереп 1840 гариза кабул ителде һәм 1600 дән артык әдәби марафончы проектның финалына кадәр барып җитә алды.
Әдәби марафонда АКШ, Италия, Төркия һәм Швециядән, Россиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 40 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар проектның финалистлар исемлегенә кертелделәр. 

XXVII Әдәби марафон барышында 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә һәм Миллион татар милли проектында язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән татар телендә 35 меңгә якын өзеге дөнья күрде. Китапханәләрдә китап укучылар саны арту буенча әлегә рәсми мәгълүмат юк, әмма интернет-операторлар Интернет челтәрендә татарча китап укучылар саны арта баруын инде билгеләп үттеләр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 71 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2024

Хөрмәтле китап сөючеләр һәм алга куйган максатларына ирешергә омтылучылар!

Сезне яңа сезондагы XXVII #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре белән таныштырабыз. XXVII #ӘдәбиМарафон проекты катнашучыларга бик бай булды - анда Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Россия Федерациясенең 15 тәбәгеннән һәм әле тагын 4 илдән әдәбият сөючеләр катнашты.

Проектта катнашырга теләк белдереп 1800 дән артык кеше гариза тапшырган иде һәм 1600 гә якын кеше проектның финалына барып ирешә алды! Әлеге финалистларны чын күңелдән котлыйбыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 83 | Өстәде: admin | Дата: 25.04.2024

Бүген әдәби марафон проекты әдәби әйдаманнары Лаеш районы Имәнкискә авылы мәдәният сараенда үткәрелгән "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичәдә катнаштылар.

Әлеге әдәби кичәнең төп сәбәпчесе - Лаеш районының лаеклы мәдәният хезмәткәре, әдәби марафончы Гүзәл Галләмова. Ул хәзер әдәби марафончы гына да түгел, ә ЯЗУЧЫ дигән лаеклы исем йөртә - күптән түгел аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм аңа тантаналы төстә язучы таныклыгын тапшырдылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 113 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2024

Бүген Татнетны үстерү фонды Татарстан язучылар берлеге белән берлектә һәм күп санлы партнерлар белән бергә XXVII #ӘдәбиМарафон проектына старт бирә. Әлеге марафонның яңалыгы һәм үзенчәлеге - әдәби марафончылар яңа ачылган "Миллион татар" милли проекты (https://million.tatar) кысаларында да әдәби марафон проектында катнаша алалар.

Әдәби марафонда катнашу өчен гариазалар бүген 23:30 сәгатькә кадәр проектның рәсми берләшмәсендә ВКонтакте социаль челтәрендә кабул ителә: https://vk.com/adabimarathon. Проектта катнашырга теләүчеләргә әлеге берләшмәгә керергә һәм беркетелгән язмада (https://vk.com/wall-143856908_22261) катнашырга теләк белдерергә кирәк. Һәр әдәби марафончы үзенә әдәби әйдаман сайлый ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 93 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2024

Бүген, 28 мартта, Татнетны үстерү фонды катнашында, Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Моннан ике атна элек, 14 мартта, бәйгегә нәтиҗәләр ясалган иде. Бүген исә, конкурсның гран-при ияләре һәм җиңүчеләре бүләкләү тантанасында үз иҗатлары белән таныштырдылар һәм берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 124 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2024

Кичә, 24 нче мартта XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/wall-143856908_22261.

Әдәби марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар "канаты астында" 21 көн дәвамында Әдәби марафон проектында уңышлы катнаша алачаклар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 104 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2024

Бүген «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр яшь аралыгында мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 135 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2024

Бүген, 2 нче мартта, Казан шәһәренең "Дворянское гнездо" ресторанында VII #ТәмлеМарафон финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Әлеге чара күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән иде. Араның ерак булуына карамастан, тантанада Башкортостан һәм Чувашия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән, Татарстанның ерак районнарыннан да финалистлар катнашты. Күп кенә катнашучыларның проектта гаиләләре белән катнашулары һәм тантанага гаиләләре белән килүләре дә быел матур күренеш иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 124 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

Хөрмәтле аш-су осталары һәм татар милли ризыкларын хуш иткән интернет-кулланучылар!

Без бүген күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында (21-27 февраль көннәрне) үткәрелгән VII #ТәмлеМарафон проектына нәтиҗәләр ясадык һәм финалистларны билгеләдек. 

Проектта катнашучылар саны артты - "Тәмле марафон"да катнашырга быел 90 кеше теләк белдерде һәм аларның күпчелеге финалга барып җитә алды. Узган (алтынчы) "Тәмле марафон" проектында башка төбәкләрдән нибары 2 генә кеше катнашкан булса, бу юлы башка төбәкләрдән катнашучылар саны 10 га җитте (5 төбәктән аш-су осталары катнашты).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 135 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

16-17 февральдә Казанда «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Бөтендөнья татар конгрессы катнашында, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 156 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

1 2 3 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[08.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[25.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены узды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар