Кичә, 22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде.
Бу көнне Кушлавычта үткәрелгән иң төп чара - "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры булды. Әлеге бәйгенең беренче туры 2015 елның сентябрь аенда аның төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге белән оештырылып башланып киткән иде. Бәйгенең финал туры ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә оештырылып үткәрелде.
Бәйгенең иганәчеләре: