Кичә, 29 нчы октябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды.
...
Дәвамын укырга »