Якшәмбе, 12.05.2024, 01:46
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9504
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

2016 елның 22 гыйнвары көнне Татнетны үстерү фондының чираттагы Попечительләр советы утырышы үткәрелде.

Утырышка химаячеләр һәм аларның вәкаләтле вәкилләре 100% составта килделәр. Утырышны Попечительләр советы рәисе Илфир Якупов алып барды.

Иң беренче булып Фондның учредителе һәм башкаручы директоры Раил Гатауллин 2015 елда башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Эшләгән эшләр шактый булып чыкты. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 448 | Өстәде: admin | Дата: 28.01.2016

Хөрмәтле татар сайтлары авторлары һәм сайт ясарга теләге булган интернетчылар!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел җиденче мәртәбә үткәреләчәк. Бәйге башлануга нибары 2-3 атна вакыт калып бара.

Ел саен без бәйгене камилләштерергә, яхшыртырга тырышабыз. Быел да бәйгене тагын бер баскыч югары күтәрергә исәбебез бар. Шул ук вакытта, бәйге белән кызыксынып барган, аның елдан-ел яхшыруын теләгән кулланучыларның фикерләрен дә исәпкә аласыбыз килә. Шуңа күрә дә, бәйгене башлар алдыннан, без сезнең белән киңәшләшергә, сездән фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә булдык.

Бәйгедә быел нинди номинацияләр булуын телисез? Финалга эләкмәгән, әмма бәйгедә катнашкан кулланучыларга катнашу турында электрон сертифик ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 369 | Өстәде: admin | Дата: 19.01.2016

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 484 | Өстәде: admin | Дата: 17.10.2015

Хөрмәтле дуслар, татар интернетчылары!

Әлеге шатлыклы хәбәрне, ниһаять, сезгә дә ирештерәбез! Бүләкләү тантанасы алдыннан, алдан ышандырганча, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең яңартылган сайтын ачып җибәрәбез!

Сайтның дизайны гына үзгәреп калмады, функциональ яктан да аның мөмкинлекләре шактый артты. Алар турында әле алга таба яңадан язып чыгарбыз.

Ә әлегә якындагы зур шатлыклы матур вакыйга турында исегезгә төшерәбез!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.

... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Дата: 14.10.2015

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.

Финалистлар исемлегенә күчәр алдыннан быелгы бәйге буенча кайбер статистик мәгълүмат белән таныштырып үтәргә телибез.

Быелгы бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады.
Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект).
Бәйгедә 6 кеше икедән артык сайты белән катнаша. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).
Бәйгедә катнашучы 26 сайт - Jimdo, 16 сайт - ucoz платформасында ясалган.
17 сайт (23%) икенче дәрәҗә доменда, калган сайтлар өченче дәрәҗә доменда урнашканнар.

... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 641 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2015

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән даими кызыксынучылар!

Берничә сәгать элек VI "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануын хәбәр итәбез.

Шунысы сөенечле, елдан-ел Интернет челтәрендә файдалы татар сайтлары саны арта бара. Быелгы бәйгегә катнашырга теләк белдереп оештыру комитетына 90 га якын гариза килде, алар арасыннан 74 (!) интернет-проект бәйгегә кабул ителде.

Соңгы елларда бәйгедә катнашучылар саны статистикасы шундый:

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 405 | Өстәде: admin | Дата: 16.09.2015

"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Гаризалар тапшыру өчен 10 көннән ким вакыт калды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел инде 50 дән артык гариза килде. Кызганыч, әмма аларның барысы да кабул ителмәде, бәйгегә кабул ителмәгән гаризалар саны аз түгел. Кемнеңдер сайты эшләп бетмәгән, кемнеңдер сайты рус телендә генә, ә кемнәрдер сайт урынына порталдагы яисә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрен тәкъдим итәләр, сайтның үзе ничек ясалганын белмиләр дә.

Бер кулланучыбыз исә "Бик уңайлы сайт" дип http://belem.ru порталын тәкъдим итте. :) Кызганыч, әмма әлеге интернет-проектны да бәйгегә кабул итеп ала алмадык.

Ел саен күңелне төшерә торган вакыйга быел д ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 406 | Өстәде: admin | Дата: 06.09.2015

Дөньяда танылган TNS тикшеренү компаниясе Татарстанда интернет тармагына кагылышлы зур тикшеренү уздырган. Республикада көн саен 1,7 миллионнан артык кеше (53 процент) интернетка керә икән. Аларның төп өлеше шәхси компьютер, телефон һәм гаджетлар белән тәэмин ителгән. Мәктәп укучылары, компания җитәкчеләре һәм хуҗабикәләр интернетта “яши” дисәң дә була.

Татарстанда интернеттан файдаланучыларның айлык аудиториясе 2,2 миллионга якын (66 процент) тәшкил итә, аларның 53 проценты челтәргә көн саен керә. 1,1 миллионнан артык кеше интернетка компьютер, планшет һәм смартфоннар ярдәмендә тоташкан. 333 мең кеше (15 процент) бары тик мобиль интернеттан гына файдалана, дип яза РБК-Татарстан тикшеренү мәгълүматлары буенча.

Халкы 100 меңнән артып киткән шәһәрләрдә йорт хуҗалыкларын ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 530 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2015

22 май көнне I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге Бәйге Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелде.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 451 | Өстәде: admin | Дата: 26.05.2015

18 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасын оештырдылар.

Тантанага 100 дән артык кеше - бәйгенең финалистлары (укучылар, укытучылар) һәм сугыш һәм тыл ветераннары да килгән иде. Жюри әгъзалары тарафыннан финалга 19 проект тәкъдим ителде. Әлеге проект исемнәрен кулланучыларыбызга ирештергән идек инде. Якын арада әлеге финал видеоязмалары Белем.ру порталында урнаштырылачак.

Сезгә әлеге тантана турында "Яңа г ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 440 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2015

« 1 2 ... 16 17 18 19 20 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[10.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Хоккей фестивалендә катнаштылар
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[06.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кошлар көненә карата кичә үткәрелде
[15.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
«Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы узды
[26.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[15.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар