Якшәмбе, 12.05.2024, 08:10
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9505
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды (tat-i.net) һәм ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе оештырган «Яшь татнетчылар - 2015» I интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Без чын күңелдән сезне әлеге яшь татар интернетчылары белән таныштырабыз.

Башлангыч (I-IV) сыйныфлар:

  • Ризатдинова Мәрьям – “Татарстанның балалар театрлары” (tatarstankidtheatre.jimdo.com)
  • Шарафеев Айнур – “Алтын компьютер” (goldcomputer.jimdo.com)
  • Вәлиулина Азалия – “Дуслык” бала ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 461 | Өстәде: admin | Дата: 14.05.2015

Без Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы утырышында (13.02.2015) Фондның попечительләр советы әгъзасы Мифтахов Фәрид Фәиз улы чыккан иде.

Бу тәкъдим бертавыштан хупланды, бәйгенең нигезләмәсе әзерләнде һәм март-апрель айларында бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан гаризалар кабул итү оештырылды. Электрон почта адресына һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимаг ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 359 | Өстәде: admin | Дата: 09.05.2015

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым – яшел бишек» бәйгесендә бу уку елында иҗади эш – тугра белән 23 бала 8 муниципаль районнан катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр.

26 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Туграларга тавыш бирү 27 марттан 20 апрельгә кадәр бәйгенең "Татар иле" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә дә алып барылды. Туграларга тавыш бирү бәйгесендә 90 тавыш җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучы ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 424 | Өстәде: admin | Дата: 06.05.2015

I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү һәм алар белән эшләү, аларны “Белем җәүһәрләре” һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net) ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 396 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2015

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе башланырга санаулы көннәр калды. 20 февраль, җомга көнне, "Белем җәүһәрләре" бәйгесе алтынчы мәртәбә гаризалар кабул итә башлый. Бу турыда карар 13 февраль көнне "Татнетны үстерү фонды"ның чираттагы җыелышында каралды.

Хәзерге вакытта бәйгенең нигезләмәсе яңартыла, үзгәртүләр һәм төзәтүләр кертелә, сайтның платформасы яңа гаризалар кабул итү өчен әзерләнә.

Хөрмәтле татнетчылар! Бәйгене камилләштерүдә өлеш кертергә теләсәгез, сез дә әлеге эштә катнаша аласыз. Фикерләрегезне, тәкъди ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 437 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2015

Татнетны үстерү фонды кулланучыларыбыз соравы буенча LiveInternet статистикасын анализлауны дәвам итә. Моннан алда булган статистик анализ төгәл бер ел элек ясалган иде. Бер елдан соң татар сайтлары әлеге рейтингта ничек урнашканнар? Татар сайтларын укучылар артканмы? Татар теле интернет челтәрендә ныгый барамы? Әлеге мәкаләбездә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Мисал өчен, Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Мисал буларак, Татнет каталогы белән таныша аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләр ... Дәвамын укырга »

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 425 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2015

Татарлар арасында иҗади шәхесләр шактый күп. Җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, драматурглар, һ.б. Алар турында интернет челтәрендә хәзер татар телендә дә шактый мәгълүмат табып була. Мисал өчен, шактый гына татар җырлары белән "Татар иле"нең аудиоархивына кереп танышырга мөмкин.

Әмма иҗади эшләре күп булып та, әлегә интернет челтәрендә чагыштырмача аз танылган иҗат кешеләре дә бар. Алар - татар рәссамнары. Мәктәп курсында да кайбер татар рәссамнары белән генә танышырга мөмкин, рәссамнарның үзләре һәм аларның күргәзмәләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында да аз яктыртыла.

Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттәхов, Абрек Абзгильдин белән бергә Фәйзрахман Әминов, Евгений Зуев, Шамил Шәйдуллин һ.б. рәсса ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 685 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2014

Бу көннәрдә, "Татар иле" татар социаль челтәрен яңарту барышында, проект кысаларында эшләп килгән Татнет каталогы тулысынча диярлек инглиз телендә дөнья күрде. Хәзерге вакытта каталогны тулыландыру һәм аны рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү эшләре төгәлләнеп килә.

Быел гына да, Татнет каталогында интернет-проектлар саны тагын якынча 200 сайтка артты. Яңа сайт дөнья күргән саен алар Татнет каталогына тәкъдим ителәләр һәм каталогта урын алалар (Татарстанда ясалган әмма татар телендә эшләмәгән интернет-проектлар каталогка кабул ителмиләр).

Каталогта бүгенге көндә 700 дән артык сайт урнаштырылган. Шунысы әһәмиятле, Татнет каталогына кереп Татарстан сайтларына гына түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларның һәм татар оешмаларының сайтларына кереп була (мисал өчен: М ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 657 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2014

"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.

Сезнең матур истәлекләрне кайтару, бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналының тарихы белән таныштыру максатыннан, "Татнетны үстерү фонды", "Белем.ру" җәмгыяте "Ялкын" журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе ярдәме белән "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онл ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 1058 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2014

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты интернет челтәрендә татар энциклопедиясенең 3 нче томын урнаштыра башлады. Моңа кадәр Татар иле интернет-проекты кысаларында татар энциклопедиясенең 1-2 томнары (5167 мәкалә) урнаштырылган иде.

Хәзерге минутларда онлайн-энциклопедиядә инде 6695 мәкалә урын алган. Шунысы игътибарга лаек - татар энциклопедиясендә инде 3186 татар шәхесе турында мәкалә табып укырга була. Ел ахырында исә онлайн энциклопедиядә 8 меңгә якын татарча энциклопедик мәкалә булыр дип көтелә.

Татар илендә урнашкан Татар энциклопедиясен файдаланучылар саны даими арта бара. Быел сентябрь аенда энциклопедияне 3 меңгә якын кеше файдаланган булса, октябрь аенда энциклопе ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 462 | Өстәде: admin | Дата: 27.11.2014

« 1 2 ... 17 18 19 20 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәрәкәтле уеннар көне» узды
[11.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[01.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[05.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[01.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз