Пәнҗешәмбе, 09.05.2024, 02:40
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9500
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, 2024 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 28 | Өстәде: admin | Дата: Кичә

2024 нче ел – Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – тормышның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. 3 нче май көнне Түбән Көек мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән үткән «Гаиләм – җылы кояшым» дип аталган чарада нәкъ менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр катнашты. «Гаилә ядкарьләре», «Уеннан-уймак», «Файдалы киңәш», «Гаҗәпләндерик әле», «Матур теләкләр» номинацияләрендә чыгыш ясап, гаиләләр үзләренең иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын булуын тагын бер кат расладылар. Чараны 5 нче сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы әзерләп үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 61 | Өстәде: admin | Дата: 04.05.2024

2024 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукай туган көненә карата башлангыч сыйныфларда шигырь бәйрәме, урта сыйныфлар белән «Тамчы–шоу» уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 97 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2024

17 нче апрель көнне Украинадагы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетебез Заһидуллин Илфир Фаршат улы укучылар белән очрашуга килде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, солдатларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты. Чара ватанпәрвәрлек рухында узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 208 | Өстәде: admin | Дата: 18.04.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында «Тамчы» бию коллективы «Хореография» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчеләре Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 283 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында Рәхмәтуллиннар гаиләсе «Гаилә династиясе осталары» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 279 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында укучыбыз Кадыйрова «Нәфис сүз» номинациясендә (өлкән группа) 2 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Хлопушин Рәдис Радик улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 277 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә малайлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Гыймранов Н. җиңү яулады. Мөхәмәтгалиев Ф. һәм Гыймранов А. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 322 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә кызлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Әхмәдуллина җиңү яулады. Рәхмәтуллина һәм Габдрахманова 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 291 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

1 нче март көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучысы Владимирның зур бәйрәме – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Вова ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнде. Бәйрәмдә дә сынатмады ул. Әнисе дә сөенеп утырды. Вова өчен мәңге онытылмаслык чын бәйрәм булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 278 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

2024 нче елның 29 нчы февралендә Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килгән «Тамчы» иҗат берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Минем исемем – Бүрек» спектаклен күрсәтте.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 303 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

Түбән Көек мәктәбендә озак еллар профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән ветеран укытучы Хәбибуллин Шамил Вәли улын 70 яшьлек юбилее белән котладык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 329 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2024

2024 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2024» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Динамит», «Гром» һәм «Молния» командалары көч сынашты. Ярыш «Динамит» командасы җиңүе белән тәмамланды. «Молния» һәм «Гром» командалары 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 288 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2024

1 2 3 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[06.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз шахмат ярышында I урын алды
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[18.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урынга лаек булды
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт