Чәршәмбе, 08.05.2024, 09:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9500
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 666 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2023

2023 нче елның 24 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе автобус йөртүчесе Әхмәдуллин Илсур Ингел улы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 285 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 24 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 322 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 24 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Җәлил Нургали улы Мотыйгуллин, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 238 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 15 нче августында Олы Әтнә, Күңгәр, Бәрәскә урта, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. Алар 18 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Федераль төп гомуми белем бирү программаларына, федераль эш программаларына күчү шартларында предметлар буенча төп бурычлар, сыйфат күрсәткечләре һәм функциональ грамоталылык формалаштыру өчен шартлар тудыру» («Ключевые задачи, качественные показатели по предметам в условиях перехода на ФООП, ФРП и создание условий для формирования функциональной грамотности») темасы астында уза. 
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның рус теле укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 562 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2023

2023 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 693 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2023

« 1 2 3 4 5
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[19.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» уздырылды
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз диплом белән бүләкләнде
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[24.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[08.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урынга лаек булды