Статистика
Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
3 нче сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең барлык сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 2 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 25 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова кунакларны Габдулла Тукайның Әтнә районындагы эзләре белән таныштырды. «Әтнә һәм Тукай» дип исемләнгән эзләнү эшен башлап җибәрергә күренекле якташларыбыз тарихчы Тәэминә апа Биктимерова һәм төбәгебез белгече, ветеран укытучы Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов белән очрашулар этәргеч бирде.
...
Дәвамын укырга »
Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза. 2021 нче елның 18 нче августында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 16 нчы августында Комыргуҗа урта, Олы Мәңгәр һәм Күшәр төп гомуми белем мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. Алар 19 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Милли максатлардан һәм стратегик бурычлардан Әтнә муниципаль районы мәгариф системасының яңа сыйфатына: казанышлар, проблемалар, перспективалар» («От национальных целей и стратегических задач к новому качеству системы образования Атнинского муниципального района: достижения, проблемы, перспективы») темасы астында уза.
2021 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына ун ел булды.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 25 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне өч укучы тәмамлады . Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әти-әниләре килде.
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 19 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, 2021 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.
...
Дәвамын укырга »
2021 нче елның 6 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 14 15 16 17 18 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31