Җомга, 17.05.2024, 13:14
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9520
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017-2018 нче уку елы барышында төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында барган XII Спартакиада тәмам. Аның җиңүчеләре билгеле.
Шулай итеп спорт уеннары тәмамланды. Укучылар спортның шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, хоккей, чаңгы, милли көрәш, мини-футбол, пляж волейболы, җиңел атлетика төре буенча көч сынаштылар. Ел дәвамында җиңүчеләргә очколар куелып, һәр төр буенча урыннар билгеләнеп барды. Гомуми очколарны исәпләп, җиңүчеләр билгеләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 698 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2018

2018 нче елның 21 нче маенда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән кызыклы очрашу узды. Озын җәйге каникуллар алдыннан укучылар өчен бик тә кирәкле чара булды бу. Укучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, юл йөрү кагыйдәләрен кисәтү максаты белән театр күрсәтелде. Спектакль барышында укучылардан төрле сорауларга җаваплар да алдылар. Соңыннан районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга инструктаж үткәрделәр. Шундый эчтәлекле, төрле мәгълүматлар белән баетылган чараны оештыручыларга зур рәхмәт. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 900 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2018

2018 нче елның 18 нче маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Молодцы! Тренерлары физик тәрбия укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 806 | Өстәде: admin | Дата: 19.05.2018

2018 нче елның 16 нчы маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган пляж волейболы буенча ярышта Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары 2 нче урыннарны яуладылар. Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 3 нче урынны алды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 918 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2018

2018 нче елның 12 нче маенда XII Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 12.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, 2018 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Шакирова Наҗия апа белән очраштылар. 
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 771 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан 9 нчы май – Бөек Җиңү бәйрәменә карата күргәзмә эшләп куелды.   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 678 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2018

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Җиңү көне уңаеннан сугыш еллары темасына багышлап иҗат ителгән шигырь бәйгесендә катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бәйгене Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге оештырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1022 | Өстәде: admin | Дата: 07.05.2018

2018 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, көйгә салынган шигырьләрен җырладылар. Кичәдә викторинага нәтиҗә ясалды һәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1058 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2018

2018 нче елның 21 нче апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XII Спартакиада кысасында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы призына үткән милли көрәштә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы II урынны яулады. Җитәкчеләре Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы. Барлык укучы егетләребезне, җитәкчеләрен котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1012 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2018

2018 нче елның 13 нче апрелендә Арча районы Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 2 нче районара «Шушы яктан, шушы туфрактан без» фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Мәрданова 2 нче урын, Гыйниятова 3 нче урын алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчеләре Зарипова Рүзия Сәлих кызы), Йосыфовка сертификат бирелде (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Газиз кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 978 | Өстәде: admin | Дата: 15.04.2018

2018 нче елның 7 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1073 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2018

Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.  5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1088 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2018

« 1 2 ... 34 35 36 37 38 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[10.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Иминлек көне» узды
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесендә катнаштылар
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[15.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Табигатьне саклау көне» узды
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[09.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе узды
[30.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар