Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2016 нчы елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Мәктәп китапханәсе көне» билгеләп үтелде. Шул уңайдан 2 нче сыйныф укучылары китапханәгә сәяхәт ясадылар. Яңа китаплар белән таныштылар. Китап турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр укыдылар, китапны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 20 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә информатикадан район семинары узды. Темасы: «Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү». Район укытучылары семинарда БДИдагы үзгәрешләргә һәм 2016 нчы елгы эшләргә анализ ясадылар. 2017 нче елгы биремнәрне эшләү буенча практикум уздырылды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 19 нчы октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең физкультура укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 19 нчы октябрендә 2015-2016 нчы уку елында укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына уңышлы әзерләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 7 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында видеоролик карадылар һәм аның эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 2016 нчы елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә укучылар катнашында, әби-бабайларны котлап, зур концерт узды. Бәйрәм чәе белән тәмамланган җырлы-биюле бу кичә тамашачыларның күңеленә хуш килде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Игелеклелек декадасы кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр көненә әбиләренә кулдан бүләкләр әзерләделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 30 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Өй – мәктәп – өй» маршруты белән таныштылар. Укучылар әти-әниләре белән берлектә төзегән куркынычсыз маршрут схемалары турында чыгыш ясадылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә белем алучы 2 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә, гриппка каршы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча, экстремизм-терроризмнан саклану, коррупциягә карата һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча бердәм җыелыш узды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 29 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан укучыларга «Террорчылык һәм экстремистлык җәмгыятькә куркыныч тудыра» дигән темага презентация күрсәтелде, күргәзмә эшләп куелды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 27 нче сентябрендә «Куркынычсызлык атнасы» кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» темасына интеллектуаль уен-бәйге узды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 25 нче сентябрендә район күләмендә көзге кросс узды. Анда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мишуткина 2 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 53 54 55 56 57 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|