Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 1 нче августыннан Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында урнашкан «Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең статусы һәм исеме үзгәртелә . Ул төп гомуми белем мәктәбе итеп калдырыла.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына биш ел булды.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 23 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагере ябылу тантанасы булды. Балалар шулай ук саф һавада шашлык ашадылар. Ә соңыннан линейка булды һәм флаг төшерелде. Балалар канәгать булып өйләргә таралдылар.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 22 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда малайлар һәм кызлар көне үткәрелде. Балалар үзләренә пар сайлап көч сынаштылар. Күп төрле ярышлардан соң һәр пар үзенә туры килгән номинацияләр буенча бүләкләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 21 нче июне − Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 19 нчы көне. Бүгенге көн «Әхлаклылык көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге линейкада көн дәвамында үзебезне әхлаклы тоту, матур сүзләр белән генә сөйләшү турында килештек. Спортзалга кергәндә үк балалар «тәмле сүзләр» әйтеп керделәр. «Корзина добрых слов» уены уздырылды. Бу уенда Галиәхмәтовага тиңнәр булмады.
2016 нчы елның 20 нче июне − Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 18 нче көне. Бүгенге көн «Әкиятләр иленә сәяхәт» исеме астында үтте. Әкиятләр турында сөйләштек, викторина уздырдык. «Минем яраткан героем» дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Иң матур рәсем ясаучы Җиһаншина булды.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 18 нче июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда «Сәламәтлек көне» үтте. Балалар «Сәламәтлек иле»нә сәяхәт иттеләр.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 17 нче июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагерена йөрүчеләр информатика түгәрәгендә булдылар. Шулай ук полиция хезмәткәре белән очраштылар, «Сәламәтлек көне»нә әзерләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 16 нчы июнендә Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагеренда «Хәтер көне» булып үтте. Укучылар һәйкәлдә булдылар , сугыш ветераны Наҗия апа белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
...
Дәвамын укырга »
2016 нчы елның 15 нче июне − Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 13 нче көне. Бүгенге көн аеруча истә калыр, мөгаен. «Экологик сукмак» исеме астындагы көнебез шау-гөр килеп башланып китте. Чөнки табигатькә экскурсиягә, балык тотып уха пешерергә җыенабыз бит. Автобус юк дип аптырап утырмадык, җаен таптык бит тәки. Табигатьтә ял да иттек, балык шулпасы да пешереп ашадык. Бик шәп булды бу!!!!
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта мәктәбе каршында ачылган мәктәп яны ял лагереның 12 нче көне дә шаулап-гөрләп үтеп китте. Бүгенге көн «Тукайны искә алу көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге линейкадан соң тәмләп ашап-эчеп алгач, сәяхәткә кузгалдык. Кырлай − Арча − Кушлавыч маршруты буенча күңелле, файдалы экскурсия ясалды.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 55 56 57 58 59 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31