Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2015 нче елның 12 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы һәм 7-8 нче сыйныфлары арасында волейбол ярышы үтте.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 11 нче февралендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата «Әдәби әсәрне сәнгатьле башкаручылар бәйгесе» нең район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Гыймранова Алинә призер булды.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сәмигуллина Нурзилә «Мир сегодня и завтра – 2015» конкурсының «Компьютерный ас» номинациясендә район этабы җиңүчесе булды һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы).
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 10 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата сәнгатьле укучылар конкурсы үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 7 нче февралендә волейбол ярышының район турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы IV урын алды.
...
Дәвамын укырга »
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп каршындагы Туган якны өйрәнү музеенда әлеге түгәрәк датага багышланган стенд булдырылды, истәлек өстәлләре, Бөек Ватан сугышы турындагы стендлар яңартылды. Музей, шулай ук, яңа экспонатлар белән баетылды.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 5 нче февралендә «Ел сыйныф җитәкчесе – 2015» конкурсының район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
«Мин сугыш турында ишетеп кенә беләм» («Я только слышал о войне») Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре конкурсында кечкенә яшьтәгеләр төркемендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Аскаров Ильмир II урын, урта яшьтәгеләр төркемендә 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллин Илфир II урын, өлкән яшьтәгеләр төркемендә 10 нчы сыйныф укучысы Заһидуллин Илзир III урынны алды. Җитәкчеләре Заһидуллина Розалия Әхәт кызы.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 21 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары мәктәп музеена сәяхәт иттеләр. Музейда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата төзелгән почмак белән таныштылар. Хәтер китабыннан авылдашларының исемнәрен эзләделәр. Үзләре дә сугыш турында шигырьләр укыдылар.
...
Дәвамын укырга »
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән «Кар шәһәрчеге» конкурсында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы «Иң матур кар сыннары» номинациясендә җиңүче булды һәм грамота белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 6 нчы гыйнварында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы II урын алды.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 4 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Нуриев Айрат, Василов Илнур, Мөхетдинов Илфир һәм 7 нче сыйныф укучысы Шәяхмәтов Ильяр «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия укучылар кышкы фестиваленең Региональ этабында катнаштылар.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 29 нчы декабрендә авыр атлетика буенча 1998-2001 нче елгы яшьләр арасында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә уздырылган ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары зур уңышларга иреште. 44 килограммга кадәр авырлыкта Шакирова Дилә , 50 килограммга кадәр авырлыкта Гәрәев Илназ , 53 килограммга кадәр авырлыкта Мәрданова Лилия , 56 килограммга кадәр авырлыкта Нуриев Альберт , 60 килограммга кадәр авырлыкта Аскарова Диләрә , 94 килограммнан югары авырлыкта Фәтхрахманов Илмир 1 нче урыннарны, 48 килограммга кадәр авырлыкта Закирова Язилә , 56 килограммга кадәр авырлыкта Заһидуллин Илфир 2 нче урыннарны, 50 килограммга кадәр авырлыкта Аканашев Азат 3 нче урынны алдылар.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 70 71 72 73 74 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31