Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.
Безнең мәктәбебездә дә 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» дип исемләнгән информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 11 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм авылның китапханәсендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен, инвалидлар ункөнлегенә карата язучы һәм драматург, Татарстанның халык шагыйре (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры (1988) Фәнис Гатаулла улы Яруллин [9 нчы февраль, 1938 нче ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 9 нчы декабрь, 2011 нче ел, Казан] иҗатына багышланган «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын» дигән әдәби кичә булып узды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 10 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия сәгатьләрендә Геройлар көненә карата чаралар үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 9 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан 6 нчы сыйныфта «Без коррупциягә каршы» темасы буенча ачык тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе – Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы. Чарада район прокуроры урынбасары Сабиров Шамил Гайсович, район советы аппараты җитәкчесе Галәветдинова Гөлнара Ревалевна һәм коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Фәтхуллина Лилия катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм авыл китапханәсендә 9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата күргәзмә эшләп куелды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Чечняда хезмәт иткән авылдашыбыз Әхмәдуллин Марат Мансур улы килде. Ул укучыларның сорауларына җаваплар бирде, үзенең хезмәт юлы турында сөйләде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга алты ел тулды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 5 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары белән очрашуга Чечняда хезмәт иткән авылдашыбыз Әхмәдуллин Марат Мансур улы килде. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, үзенең хезмәт юлы турында сөйләде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 3 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык классларында да Билгесез солдатны искә алу көне буенча тәрбия сәгатьләре үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 1 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасын 5 нче сыйныф укучылары төзеде (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамил Шамил улы). Һәр сыйныфтан да концерт номерлары куелды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2014 нче елның 1 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» булды. Ярминкәдә әти-әниләр, авыл халкы да катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Моя малая Родина» исемендә V бөтенроссия иҗади эшләр конкурсының район этабында «История моего сельского населенного пункта» номинациясендә II урын алган өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Билет в будущее» район сочинениеләр конкурсының «Моя будущая профессия» номинациясендә II урын алган Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Закирова Язилә грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 72 73 74 75 76 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|