Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2014 нче елның 24 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучылары өчен район семинары булды. Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес бирде, башлангыч сыйныф укытучылары Шакирова Венера Илгизәр кызы һәм Абдуллина Гөлназ Газиз кызы 2, 4 нче сыйныф укучылары белән ачык чара уздырдылар. Семинарда катнашучылар тарафыннан дәрескә һәм дәрестән тыш чарага югары бәя бирелде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 31 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме үтте.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 30 нчы октябрендә 1998 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча район беренчелегенә ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы II урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 28 нче октябрендә районда үткәрелгән хәрби-патриотик җырлар фестивале-конкурсының «Я люблю тебя, Россия» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шакирова Энҗе I урын, «Этот день мы приближали, как могли…» номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы Хәкимов Рәсим III урын яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 29 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык сыйныфларында да «Батырлык дәресе» буенча тәрбия сәгатьләре үтте.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 25 нче октябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында «Белем җәүһәрләре» V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын һәм Җәүһәрләрнең җәүһәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайты «Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 22 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясенең Пенсия фондына багышланган тәрбия сәгате булып узды. Укучыларыбыз пенсиянең тарихы, аның төрләре турында күп кенә мәгълүмат белән таныштылар. Әлеге темага уздырылган сөйләшү укучыларыбыз өчен үзенчәлекле һәм файдалы булды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 18 нче октябрендә 1998 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча район беренчелегенә ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IV урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 15 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы җитәкчелегендә мәктәп күләмендә Хәтер көне билгеләп үтелде.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы 1998 елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән ярышларда кул көрәше буенча II, гер спорты буенча I урынны яулап кубок алды. Аерым укучыларга килгәндә, гер спорты буенча Гәрәев Илназ (65 килограммга кадәр) һәм Фәтхрахманов Илмир (65 килограммнан югары) 1 нче урын; кызлар арасында кул көрәше буенча Хафизова Әминә (55 килограммга кадәр) 1 нче урын, Мәрданова Лилия (55 килограммнан югары) 2 нче урын; егетләр арасында Садриев Ислам (65 килограммнан югары) 2 нче урынны яуладылар.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 10 нчы октябрендә районкүләм педагогик конкурсның «Остазыма чиксез рәхмәтле» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы I урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Шушы көннәрдә V дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды . Финалга чыккан интернет-проектлар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең дә сайты бар.
2014 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 73 74 75 76 77 ... 103 104 »