Статистика
Онлайн барлыгы: 7
Кунаклар: 7
Кулланучылар: 0
2015 нче елның 5 нче гыйнвары Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Йолдызчык» кышкы ял һәм сәламәтләндерү мәктәп яны лагеренда «Зарарлы гадәтләргә вакытыбыз юк» исеме астында үтте. Балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан күңелле уеннар үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 4 нче гыйнварында Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан музейга сәяхәткә бардык. Мәктәп ишеген ачып керүгә музей җитәкчесе Зилә апа безне якты йөз белән каршы алды. Ә инде музейга килгәндә, үзебезне ниндидер бер сихри дөньяга аяк баскан кебек хис иттек. Бүлмәдә якты, тыныч атмосфера хөкем сөрә. Әлеге музей безнең күренекле якташыбыз мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани (Шиһабетдин бин Бәһәүтдин Мәрҗани) [16 нчы гыйнвар, 1818 нче ел — 15 нче апрель, 1889 нчы ел] истәлегенә багышланган. Укучыларыбыз аның тормышы, иҗат юлы хакында тирәнтен таныштылар. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен истәлекле көн булып калыр дип ышанып каласыбыз килә.
...
Дәвамын укырга »
2015 нче елның 3 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кышкы лагеренда Җиңүнең 70 еллыгына багышлап «Күңелле стартлар» уены үткәрелде. Һәр укучы әлеге уенда бик теләп катнашты. Уеннар берсеннән-берсе күңелле, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Укучылар арасында әлеге темага багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен аеруча да күңелле узды.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 29 нчы декабрендә Татарстан АССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1959), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1968), ТАССРның халык язучысы (1986) Нәкый Исәнбәт нең (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров ) [29 нчы декабрь, 1899 нчы ел (яңа стиль белән 10 нчы гыйнвар, 1900 нчы ел) — 15 нче сентябрь, 1992 нче ел] тууына 115 ел тулуга багышлап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Шәрәфиева Гөлфия һәм 4 нче сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера оештырды. 4 нче сыйныф укучылары Нәкый Исәнбәтнең шигырьләрен сәхнәләштерде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 27 нче декабре кичендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2015 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
...
Дәвамын укырга »
Укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә кышкы шәһәрчек төзелде.
...
Дәвамын укырга »
Рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә призер булды (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 23 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы егетләре арасында үткән мини-футбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы IV урын алды.
...
Дәвамын укырга »
Татар теле һәм әдәбияттан үткәрелгән олимпиаданың район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә әдәбияттан җиңүче, Аскарова Диләрә призер, татар теленнән Галиәхмәтова Дилә призер булдылар (укытучылары Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
Технология буенча үткәрелгән олимпиадада Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан җиңүче булды (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы ). Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
...
Дәвамын укырга »
«Җиңү күгендә» дип исемләнгән иҗади конкурсның район турында катнашып, «Иң яхшы реферат» номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир II урын, «Иң яхшы рәсем» номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Кадыйров Илсаф һәм 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан II урыннарны алып, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 12 нче декабрендә IX Спартакиада кысаларында Әтнә районы буенча үткәрелгән баскетбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы II урын алды. Уңышлар телибез аларга!
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 71 72 73 74 75 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31