Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән классик шахмат ярышлары буенча IV урын алды.
2014 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!
2014 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының (http://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына өч ел булды.