Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Лагерьның 5 нче көне дә килеп җитте. Бүгенге көн «Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне» буларак истә калыр мөгаен. Шушы уңайдан презентация карадык, башваткычлар чиштек, шигырьләр укыдык. Соңыннан шушы темага рәсем конкурсы узды. Молодцы, балалар!
...
Дәвамын укырга »
4 нче көн – 4 нче июнь. Лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп тора. Балкыган йөзләренә тагын да ямь өстәп Сибгат Хәким (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) музеена юл тоттык. Луиза апага бик зур рәхмәт.
...
Дәвамын укырга »
«Йолдызчык» мәктәп яны лагереның 2 нче көне дә истә калырлык булып үтеп китте. Балаларны яклау көне уңаеннан районда «Күңелле стартлар» булды, шунда бик теләп катнаштык.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» мәктәп яны лагере чираттагы эшен башлап җибәрде. 1 нче көн – 1 нче июнь. Көнебез тулаем «Балаларны яклау көне»нә багышланды.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 12 нче маеннан 16 нчы маена кадәр «Байтик» балаларны сәламәтләндерү компьютер лагере базасында «Яшь программист» XVIII Республика конкурсының (XVIII Республиканский конкурс «Юный программист» среди учащихся общеобразовательных организаций и обучающихся профессиональных образовательных организаций Республики Татарстан) өченче этабы узды. Анда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы (җитәкчесе Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы) «Программа продуктлары» номинациясендә чыгыш ясады.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 8 нче маенда үткәрелгән «Марш Парков - 2014» конкурсында катнашып, «Лукоморье» әдәби эшләр номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир Рәшит улы 2 нче дәрәҗә диплом белән (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рәсем ясау номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Марданова Лилия диплом белән бүләкләнде (укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы).
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан сугыш ветераннарына өчпочмаклы хатлар язылды.
...
Дәвамын укырга »
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, 2014 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апа белән очраштылар.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 25 нче апрелендә авыл һәм мәктәп китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь бәйрәме үткәрелде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 16 нчы апрелендә Бәрәскә, Олы Мәңгәр, Күәм, Күлле Киме һәм Түбән Көек мәктәп командалары катнашында КВН уен булды. Бәрәскә һәм Түбән Көек командалары финалга үтте.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 11 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы (җитәкчесе Хабибуллин Рамиль Шамил улы), Биектау районы Айбаш гомуми белем бирү мәктәбе уздырган фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2014 нче елның 11 нче апрелендә Биектау районы Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән VI Республикакүләм туган якны өйрәнү фестивалендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан Әнәс кызы уңышлы чыгыш ясап мактау грамотасы белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе: Шакирова Флера Гарифҗан кызы.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 76 77 78 79 80 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31