Шимбә, 27.04.2024, 02:01
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9495
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2013 нче елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» үтте. Һәр сыйныф ныклы әзерлекле иде. Иң күп акчаны 7 нче сыйныф укучылары эшләде (сыйныф җитәкчесе Муллагалиева Зөһрә Наил кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 595 | Өстәде: admin | Дата: 26.11.2013



2013 нче елның 19 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә авиаконструктор Андрей Николаевич Туполевның [29.10(10.11).1888 – 23.12.1972] тууына 125 ел тулу уңаеннан видеофильм күрсәтелде. Чараны физика укытучылары Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы һәм Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы үткәрде.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 525 | Өстәде: admin | Дата: 21.11.2013



2013 нче елның 15 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары «Кәрлә белән дию Сочига җыена», 9 нчы сыйныф укучылары «Зарарлы гадәтләрдән сакланыйк», 10 нчы сыйныфлар «Шалкан» дигән сәламәтлек театрларын куйды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 819 | Өстәде: admin | Дата: 15.11.2013



2013 нче елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары «Убырлы кияү сайлый», ә башлангычлар  «Сәламәтлек иленә сәяхәт»  дип аталган сәламәтлек театрларын куйды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 798 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2013



2013 нче елның 13 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Кәрлә белән дию Сочига җыена», ә 6 нчы сыйныфлар «Куян кызы» темасына сәламәтлек театрлары күрсәтте.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 534 | Өстәде: admin | Дата: 13.11.2013



2013 нче елның 8 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 663 | Өстәде: admin | Дата: 10.11.2013



Ниһаять, көтеп алган көзге каникуллар. Ә каникулны бушка уздырырга ярамый. Шул уңайдан, 9 нчы ноябрь көнен без аеручада истә калдырырга тырыштык, чөнки классташларың белән шәһәргә барып ял итеп кайтуы, җанга үзе бер рәхәтлек бирә икән. Кино, боуллинг заллары бездә уңай тәэсир калдырды...

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 718 | Өстәде: admin | Дата: 09.11.2013



2013 нче елда бөтен дөнья буенча үтә торган «Международное исследование компьютерной и информационной грамотности» (International Computer and Information Literacy Study, ICILS) проектында Россиядән 43 регионнан 206 мәктәп, шул исәптән Татарстаннан 6 мәктәп катнаша. Әлеге мәктәпләр очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнгән. Октябрь аеның соңгы ункөнлегендә Әтнә районыннан бу тикшеренүдә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты. Узган ел 8 нче сыйныфны тәмамлаган 12 укучы, аларны укыткан укытучылар, мәктәп директоры, мәктәптә информатизация өчен җавап укытучы тест үттеләр, анкета сорауларына җавап бирделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 887 | Өстәде: admin | Дата: 03.11.2013



2013 нче елның 31 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәмгә алдынгы хезмәтчәннәр чакырылды. Комбайнчылар Мөхәммәтҗанов Фидаил һәм Шәйхиев Рәис, тракторчы Әхмәтгалиев Зөлфәт, шофер Шакиров Рәшит, сыер савучылар Әхмәтҗанова Нурсия һәм Фазлыева Зөмәрә апалар үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр, алдынгылыкның серләрен чиштеләр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Җәй көне «Уңыш» күмәк хуҗалыгында эшләгән укучыларга Фәргать Тәлгать улы бүләкләр тапшырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 720 | Өстәде: admin | Дата: 31.10.2013



2013 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язучы, тәрҗемәче, тарихчы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994) Нурихан Фәттахның (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) [25.10.1928 – 18.02.2004] тууына 85 ел тулу уңаеннан 8-11 нче сыйныф укучылары өчен аның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 986 | Өстәде: admin | Дата: 25.10.2013



2013 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хокук саклау органнарында эшләүчеләр белән очрашу булды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Баһаветдинова Н.Н., тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хәйретдинова Л.А., район үзәк больница педиаторы Төхбәтуллина Г.Д. укучылар белән эчтәлекле сөйләшү үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 587 | Өстәде: admin | Дата: 24.10.2013



2013 нче елның 23 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Әтнә туган якны өйрәнү музее» хезмәткәре Зәйнуллина Гөлия белән очрашу булды. Музей урнашкан бина тарихы һәм анда тупланган экспонатлар турында чыгыш укучыларда зур кызыксыну уятты.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 825 | Өстәде: admin | Дата: 23.10.2013



2013 нче елның 21 нче октябреннән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә хокук атналыгы башланды. Укучыларны алда күңелле ярышлар, эшлекле очрашулар көтә. Атналыкны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Шамил Вәли улы уздыра.

Категория: 2013/2014 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 832 | Өстәде: admin | Дата: 22.10.2013

« 1 2 ... 81 82 83 84 85 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгать Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[14.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Шимберем – олы тарих эзләрендә
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды