Пәнҗешәмбе, 17.07.2025, 06:35
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10665
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:23
Татнет статистикасы - өч еллык киңәйтелгән аналитика

Татнетны үстерү фонды, 2013 елда нигез салынганнан бирле, инде өч ел дәвамында Татнеттагы сайтларны анализлап, аларның үсеш динамикасын күзәтеп тора, мәгълүматны үз базасында туплап алып бара. Мәгълүматлар елдан-ел арта, алар арасында күңелгә хуш килгән мәгълүмат та, күңелне төшергән мәгълүмат та бар.

Татар интернетында соңгы өч елда нинди мөһим вакыйгалар булган? Үсеш динамикасы нинди? Интернет челтәрендә татар сайтлары саны арта барамы, әллә кимиме? Әлеге аналитик мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреп карарбыз.

Татнеттагы иң мөһим вакыйга, әлбәттә, ул - .tatar домены теркәлүе. 2015 елның яз айларыннан башлап теләгән һәркемнең .tatar доменын алырга мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә .tatar доменын аккредитация узган дүрт регистратор тәкъдим итә:

  • RU-CENTER,
  • REG.RU,
  • Webnames.ru,
  • Openprovider.ru.

Тулы мәгълүматны http://nic.tatar сайтына кереп укып була.

Хостинг-провайдерлар мәгълүматларына караганда, теркәлгән сайтлар саны инде меңнән артык. .tatar доменында шушы вакыт аралагында реаль ничә сайт теркәлгән соң?

Әмма аларның барысыда эшлиме, .tatar доменындагы кайсы сайтларга инде хәзер үк мәгълүмат алырга керергә була?

Әлбәттә, сайт турында иң беренче мәгълүматны сайт авторыннан кала эзләү системалары белергә тиеш. Бары тик аларга билгеле булгач (сайт индекслангач) кына эзләү системасына кереп теге яисә бу сайтны эзләп табарга була. Татнетны үстерү фонды мәгълүматларына караганда, интернетта .tatar доменында индексланган 208 сайт бар. Шунысы кызык, алар арасыннан 23 сайт (11%) киберсквоттерлар тарафыннан ачык рәвештә сатуга куелган (avia.tatar, bahetle.tatar, club.tatar, futbol.tatar, map.tatar, moda.tatar, money.tatar, tfb.tatar һ.б.).

Бүгенге көндә (16.02.2016) .tatar доменында урнашкан Yandex һәм Google эзләү системалары индекслаган һәм кулланырга мөмкин булган 120 сайт (57,7%) исемлеген тәкъдим итәбез.

Татнет статистикасы турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/105

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 701 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[04.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология атналыгы узды
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[14.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[09.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Барби курчагының туган көне билгеләп үтелде
[15.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелде
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды