Чәршәмбе, 16.07.2025, 23:17
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10665
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2014 нче елның 22 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясенең Пенсия фондына багышланган тәрбия сәгате булып узды. Укучыларыбыз пенсиянең тарихы, аның төрләре турында күп кенә мәгълүмат белән таныштылар. Әлеге темага уздырылган сөйләшү укучыларыбыз өчен үзенчәлекле һәм файдалы булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 664 | Өстәде: admin | Дата: 22.10.2014

2014 нче елның 18 нче октябрендә 1998 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча район беренчелегенә ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IV урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 700 | Өстәде: admin | Дата: 20.10.2014

2014 нче елның 15 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы җитәкчелегендә мәктәп күләмендә Хәтер көне билгеләп үтелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1004 | Өстәде: admin | Дата: 15.10.2014

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы 1998 елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән ярышларда кул көрәше буенча II, гер спорты буенча I урынны яулап кубок алды. Аерым укучыларга килгәндә, гер спорты буенча Гәрәев Илназ (65 килограммга кадәр) һәм Фәтхрахманов Илмир (65 килограммнан югары) 1 нче урын; кызлар арасында кул көрәше буенча Хафизова Әминә (55 килограммга кадәр) 1 нче урын, Мәрданова Лилия (55 килограммнан югары) 2 нче урын; егетләр арасында Садриев Ислам (65 килограммнан югары) 2 нче урынны яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 811 | Өстәде: admin | Дата: 13.10.2014

2014 нче елның 10 нчы октябрендә районкүләм педагогик конкурсның «Остазыма чиксез рәхмәтле» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы I урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 664 | Өстәде: admin | Дата: 11.10.2014

Шушы көннәрдә V дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Финалга чыккан интернет-проектлар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең дә сайты бар.

 

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 807 | Өстәде: admin | Дата: 07.10.2014

2014 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 639 | Өстәде: admin | Дата: 06.10.2014

2014 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әбиләре, дәү әниләр һәм ветеран укытучылар чакырылган иде. Укучылар тарафыннан концерт куелды, өлкәннәр үзләре дә чыгыш ясады. Бәйрәм табын артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 817 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2014

2014 нче елның 26 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары «Ашыт» заказнигы хезмәткәрләре белән берлектә авыл янындагы полосада өмә ясадылар.

 

«Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашу турында тулырак...

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 891 | Өстәде: admin | Дата: 30.09.2014

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар командасы IX спартакиаданың Әтнә муниципаль районы егетләр һәм кызлар арасында үткәрелгән классик шахмат ярышлары буенча IV урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 647 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2014

2014 нче елның 26 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ашыт» заказнигы хезмәткәрләре белән очрашу булды. «Марш Парков - 2014» конкурсында 1 нче урын алган 10 нчы сыйныф укучысы Фәтхрахманов Илмир Рәшит улы диплом һәм фотоаппарат белән бүләкләнде. Биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызына рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Республика күләмендә алынган призлы урын турында тулырак...

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 848 | Өстәде: admin | Дата: 26.09.2014

2014 нче елның 18 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды, кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алынды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1014 | Өстәде: admin | Дата: 22.09.2014

2014 нче елның 5 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына «Финанс грамоталылык көне» буенча Түбән Көек авыл җирлеге баш бухгалтеры Садыйкова Гөлфирә Зиннур кызы чыгыш ясады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1184 | Өстәде: admin | Дата: 05.09.2014

« 1 2 ... 7 8 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[23.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Джордж Гордон Байронның туган көне билгеләп үтелде
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче сыйныф укучылары авылыбызның фельдшеры белән очраштылар
[29.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар
[25.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе» үтте
[22.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара Җир көне билгеләп үтелде
[06.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[13.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы һөнәри бәйгенеӊ зона этабында чыгыш ясады
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә