Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 2015 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар мәктәпнең актлар залында дәвам итте.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Габдрахманов Абдулла Габдрахман улы 1896 нчы елда Түбән Көек авылында туган. 1941 нче елның декабрендә сугышка киткән. Авылга язган беренче хатында Казаннан Мәскәүгә җәяүләп төнлә генә барулары, һәр көнне 40-50 километр юл үтүләре, Иваново өлкәсенә 15 көннән соң гына барып җитүләре турында язган булган... Бабам 1943 нче елның 14 нче гыйнварында яраланып, 17 нче гыйнварда үлгән.
Озак эзләнүләр алып барганнан соң, 1985 нче елда Новгород өлкәсенең Демянск хәрби комиссарыннан бабамның җирләнгән урыны күрсәтелгән хат алынды. Аның эчендә чакыру да бар иде. 1990 нчы елның май аенда дүрт баласы әтиләре каберендә булдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|