Пәнҗешәмбе, 28.09.2023, 03:46
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 8948
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


19:00
Бөек Җиңүнең 70 нче язы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 2015 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар мәктәпнең актлар залында дәвам итте.

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Җиңү көне белән тәбрикли.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләп кала.

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле – аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

Радик Хәкимҗанов

Түбән Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар

Югары Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар

Яңа Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар

Иске Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар

Фотоальбом » Ветераннар

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1302 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/74
Эзләү
Календарь
«  Май 2015  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау грамотасы тапшырылды
[10.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Казан милли ярыммарафонында катнашты
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[18.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Югары Көек авыл музеенда булдылар
[06.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз шахмат ярышында I урын алды
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[01.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде
[10.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Күлле Киме мәктәбендәге Сибгат Хәким музеенда булдылар
[18.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының секция утырышы үтте
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды