Сишәмбе, 08.07.2025, 14:35
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10646
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2012 нче елның 7 нче мартында Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары җаваплылыгында мәктәптә бәйрәм үткәрелде. Һәр сыйныф егетләре классташ кызларын һәм хатын-кыз укытучыларны бәйрәм белән котладылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1096 | Өстәде: admin | Дата: 08.03.2012



Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне 8 нче март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп кала.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен! Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 750 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2012



2012 нче елның 2 нче мартында курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Р.Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» исемле әсәрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчесе: Нигъмәтова Ләйсән Илфат кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 753 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2012



2012 нче елның 25 нче февралендә «Созвездие-Йолдызлык-2012» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә 2 нче кече төркемдә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Закирова Язилә грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 689 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2012



2012 нче елның 25 нче февралендә «Созвездие-Йолдызлык-2012» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә 2 нче кече төркемдә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Хәкимов Рәсим грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 619 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2012



«Сабантуй» газетасы һәм «Белем.ру» порталы уздырган «Канатлы дустым ашханәсе» фотосюжетлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Әхмәдуллин Азат, Газизова Динә һәм Якупова Алинә II урынга лаек булдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 811 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2012

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләре арасында «Ягез әле, егетләр!» ярышы узды.





... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1038 | Өстәде: admin | Дата: 27.02.2012



Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары әтиләренә, укытучы абыйларына, егетләргә бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм барышында моңлы җырлар, матур биюләр, күңелле уеннар да булды.
          
Хөрмәтле әтиләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык-куаныч һәм зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен,
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!


Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы матур сүзләрне дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.


Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен!
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен!


... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1691 | Өстәде: admin | Дата: 23.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. «Туган як географиясе, экологиясе» секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Шакирова Чулпан Әнәс кызы «Һаваның чисталыгын лишайниклар ярдәмендә ачыклау» дигән тема астында уңышлы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты, Экология һәм география институтының (КФУ) Мактау кәгазе белән бүләкләнде (җитәкчесе Шакирова Ф.Г.).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 959 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. «Фольклор, халык педагогикасы» секциясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән ике укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Шәмсиев Гаяз икенче урын алып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы). 11 нче сыйныф укучысы Бәйрәмова Ландышка уңышлы чыгыш ясаганы өчен, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды (җитәкчесе Шакирова Фаилә Фоат кызы).


... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 838 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. «Төбәкләрдәге музейлар - тарихыбыз чагылышы» секциясендә Түбән Көек урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия Хәмит кызы «Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы төбәкне өйрәнү музее» дигән тема астында уңышлы чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде (җитәкчесе Хәбибуллин Рамил Шамил улы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 789 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2012



2012 нче елның 21 нче февралендә Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Туган тел - тәмле тел» исеме астында 7 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) җаваплылыгында тел көне билгеләп үтелде. Чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 598 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2012



2012 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагырь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәче Шәрәфиева Гөлфия башлангыч сыйныф укучылары белән «Муса Җәлилне искә алу» кичәсе уздырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 777 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2012

« 1 2 ... 102 103 104 105 106 ... 110 111 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[01.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә район директорлары семинары үтте
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы дәвам итә
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[16.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Парклар маршы - 2016» конкурсында катнашты
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[27.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде
[15.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теленнән ачык дәрес булды
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[20.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кемнең спортсмен буласы килә» уены үткәрелде
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[08.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 6 нчы көн