Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Блог
Әдәби марафон (#әдәбимарафон) ел саен 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 1 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрьдә башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. XV #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2021 елның 1-21 апреле.
XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
1) Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән (!) укып чыгыгыз: tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
2) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon.
...
Дәвамын укырга »
Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 дән артык кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!
XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар.
...
Дәвамын укырга »
Татар әдәбиятын сөйгән һәм татар әдәбияты белән кызыксынып барган интернет-кулланучылар өчен без "әдәби марафончылар күзлегеннән язучылар рейтингы"н урнаштыруыбызны дәвам итәбез.
2020 елның 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр #әдәбимарафон проектында катнашып, марафонның финалына узган интернет-кулланучылар арасында без сораштыру үткәрдек. Ул гадәттәге анкета тутыру кысаларында оештырылды.
"Финал тантанасында кайсы шәхесләрне күрергә телисез?" - дип бирелгән сорауга нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
Рабит Батулла - 388 кулланучы,
Зифа Кадырова - 207,
Данил Салихов - 188,
Факил Сафин - 143,
Нәбирә Гыйматдинова - 137,
Гөлсинә Галимуллина - 124,
Айгө
...
Дәвамын укырга »
Татар халкының асыл өлеше - татарча китап/журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән татар халкы 20 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырулы. Алар - XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары.
«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татарча интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә аның оештыручылары саны да, катнашучылары саны да нык артты. 2020 елда әлеге дөньякүләм бердәнбер шундый татарча IT-бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәт
...
Дәвамын укырга »
Татнетны үстерү фонды LiveInternet статистикасы нигезендә аналитика ясавын һәм Интернет челтәренең татар сегментын күзәтеп торуын дәвам итә. Түбәндәге таблицада Казан регионы буенча кулланучылар саны (TOP-250) киселештә бирелә (апрель/ноябрь, 2020). 2020 елның 1 нче ноябренә, шул ук елның апрель ае белән чагыштырганда, күп кенә татар телле ресурслар кулланучылар санын югалткан.
Яшел төс белән үсештәге, ә кызыл төс белән кулланучылар санын нык югалткан (кулланучылар саны ике тапкырдан да ныграк кимегән) сайтлар күрсәтелгән.
...
Дәвамын укырга »
XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) китап укучылар проектында катнашкан хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Катнашучылар географиясе бу юлы тагын да киңәйде, әдәби марафонда Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикасыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән дә булды! Ә финалга чакырылучы 268 марафончы - 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле мәктәп укучылары! Иң өлкән катнашучыга - 73 яшь! Иң күп катнашучы - Саба районыннан - 244 кеше.
...
Дәвамын укырга »
Татар интернеты үсеше белән кызыксынып торучылар игътибарына!
Узган елгы традицияне дәвам итеп без быел да "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклауда халык фикерен дә исәпкә алабыз.
Әмма, узган елдан аермалы буларак, иң беренче булып жюри финалистлар исемлеген үзе билгели, ә 1, 2, 3 урыннарны билгеләгәндә халык фикеренә дә колак салачак.
...
Дәвамын укырга »
Китап укырга яратучы хөрмәтле кызлар һәм малайлар!
Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды исеменнән сезне XII #әдәбимарафон проектының финалына чыгуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Китап укып файдалы белем алу сезнең яхшы гадәтегезгә әверелсен! Укыган һәр китап тормышыгызда яңа уңышларга ирешергә этәрсен! Туган телегездә укыган китаплар саны арта бару белән бергә сөйләмегез дә матурайсын, уйлаган фикерләрегез яхшырсын, дусларыгыз артсын.
...
Дәвамын укырга »
Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!
2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!
Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз - татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кертәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге - Сезнең өчен!
...
Дәвамын укырга »
#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты быел дүртенче мәртәбә үткәрлелде. Ул ел саен 11 нче май көнне башланып китә һәм 21 көн дәвам итә. 21 көндә теләгән һәр кеше үзендә яхшы гадәт - иртән торып йөгереп кайту, сәламәтлекне ныгыту гадәтен формалаштыра ала. Идеалда әлеге гадәт ел дәвамында саклана - яңгырлы көзләргә кадәр күп кенә марафончылар актив тормыш алып бара башлыйлар, иртәнге табигать энергиясен алып иммунитетларын ныгыталар, иртүк торып көн дәвамында күп эшләр эшлиләр һәм максатларына тизрәк ирешәләр.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 9 10 11 12 13 ... 21 22 »