Дүшәмбе, 29.04.2024, 14:17
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2013 нче елның 24 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы галим, тел белгече, сүзлекләр авторы Дмитрий Николаевич Ушаковның [12(24).01.1873, Мәскәү – 17.04.1942, Ташкент] тууына 140 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 915 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2013



2013 нче елның 22 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы инглиз язучысы Джордж Байронның тууына 225 ел булу уңаеннан 5-8 нче сыйныфлар катнашында тәрбия сәгате үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 474 | Өстәде: admin | Дата: 22.01.2013



2013 нче елның 14 нче гыйнварында «Ашыт» тыюлыгы инспекторлары Ләйсән Әхмәтова һәм Рәшит Әхмәтҗанов Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик дәрес үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 868 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2013



2013 нче елның 16 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар көче белән якташ язучыбыз Хәкимҗан Халиковның [16.01.1933 – 12.02.2002] тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 689 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2013



Рус әдәбиятыннан үткәрелгән район олимпиадасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан икенче урын алды. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 729 | Өстәде: admin | Дата: 12.01.2013



Рус теленнән үткәрелгән район олимпиадасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Әскәрова Диләрә икенче урын, ә Галиәхмәтова Дилә өченче урын алды. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 495 | Өстәде: admin | Дата: 12.01.2013



Тырышлыгыбыз бушка китмәде. «Кышкы шәһәрчек» призлы урынга кереп, сертификат белән бүләкләнде. 

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 527 | Өстәде: admin | Дата: 11.01.2013



2013 нче елның 3 нче гыйнварыннан 9 нчы гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Йолдызчык» мәктәп яны лагере эшләде. Аңа 1-5 нче сыйныфлардан 16 бала йөрде. Балалар тауда шудылар, «Спорт көне»ндә катнаштылар, инглиз телен камилләштерделәр, төрле кызыклы эшләр белән шөгыльләнделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 471 | Өстәде: admin | Дата: 10.01.2013

 

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
 

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли.

Сезгә иминлек, озын гомер, сәламәтлек теләп кала. 2013 нче ел сезгә бәхет, шатлык, уңышлар гына китерсен!


Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 763 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2012



2012 нче елның 28 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел алды тамашасы гөрләде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1272 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2012



Мәктәбебез каршында укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән кардан сыннар ясалды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 673 | Өстәде: admin | Дата: 27.12.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия татар әдәбияты буенча район олимпиадасында призер булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 526 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2012



Мәктәбебезнең барлык сыйныф бүлмәләре дә, бәйрәм җитүне искәртеп, матур итеп бизәлделәр, ә хәзерге вакытта укучылар Яңа ел стена газеталарын чыгару эшенә керештеләр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 524 | Өстәде: admin | Дата: 25.12.2012

« 1 2 ... 88 89 90 91 92 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[09.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[26.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге бал» үтте
[23.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ватанны саклаучылар көне белән!
[13.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды