[29.04.2024]
[> Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, 2018 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды. Соңыннан башлангыч сыйныф укучылары авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Шакирова Наҗия апа белән очраштылар. Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды. |
$CUT$
Җиңү көнен билгеләп үтүгә кагылышлы башка фотолар...
Түбән Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар
Югары Көек авылыннан сугышта һәлак булучылар
Яңа Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар
Иске Шимбер авылыннан сугышта һәлак булучылар
Фотоальбом » Ветераннар
]