Шимбә, 27.04.2024, 21:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9497
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы
2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре – 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананың программасында IT-парк буенча экскурсия, IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары да бар иде. 
«Белем җәүһәрләре» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты (https://edu.tatar.ru/atnya/n-kuyuk/sch) 2 нче урын алды, мәктәп директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 286 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре – 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананың программасында IT-парк буенча экскурсия, IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары да бар иде. 
«Белем җәүһәрләре» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты (https://tkoek.ucoz.ru) 3 нче урын алды, мәктәп коллективы диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 261 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 18 нче декабрендә «Укытучылар һәм остазлар елы»на йомгак ясау уңаеннан, лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу кичәсе үткәрдек. Үткәндә калган хатирәләрне яңарту, мул табын артында әңгәмә кору, бию, җырлап алу, уеннар уйнау һәркемнең күңелендә истәлек булып сакланыр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 286 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 15 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVIII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәмәтгалиев Б. 2 нче урынны яулады. Командалар арасында укучыларыбыз 4 нче урында. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 180 | Өстәде: admin | Дата: 16.12.2023

2023 нче елның 14 нче декабрендә 5 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес күрсәтелде. Дәреснең темасы: «Лексикология» бүлеген кабатлау». Укытучы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 164 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2023

2023 нче елның 13 нче декабрендә 2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес күрсәтелде. Дәреснең темасы: Габдулла Тукай «Эш беткәч, уйнарга ярый». Укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 180 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2023

2023 нче елның 11 нче декабреннән 15 нче декабренә кадәр Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбендә сәламәт туклану атналыгы үткәрелә.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 200 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2023

2023 нче елның 12 нче декабрендә Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында туган (татар) теленнән ачык дәрес үтте (укытучы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 193 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2023

2023 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы 7 нче сыйныфта туган (татар) телдән ачык дәрес бирде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 212 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2023

2023 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга унбиш ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 207 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2023

Түбән Көек авыл китапханәсендә балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан кичә узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Шәүкәт Галиевның шаян шигырьләрен укыдылар, бергәләп табышмакларга җаваплар ззләделәр. Кичәбез күңелле һәм мавыктыргыч булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 188 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2023

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен, әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре белән сугарылган шигырьләрне әниләренә бүләк иттеләр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 271 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2023

2023 нче елның 23 нче ноябрендә Казан шәһәре Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) «Әби-бабай йолаларын дәвам итеп» номинациясендә җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 219 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2023

« 1 2 3 4 5 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[30.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[19.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә I урын алды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар
[10.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда туклану темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар