Статистика
Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Блог
Бүген Татнетны үстерү фондының X Попечительләр советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллинның 2018 нче елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотуы;
2019 нчы елда татар интернетын, .tatar доменын, татар Википедиясен, социаль челтәрләрдә татар аккаунтларын һәм татар төркемнәрен, татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен һәм, гомумән, интернет челтәрендә татар телен үстерү юнәлешендә даими чаралар үткәрүне планлаштыру;
2019 нчы елда планлаштырган проектларны тормышка ашыру өчен финанслар мәсьәләсен хәл итү өчен гамәлләрне планлаштыру;
төрлесеннән.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар интернетчылары, сайт һәм интернет-проект авторлары!
Бүген, 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә - X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү көнен хәбәр итәргә булдык. Быелгы юбилей бәйгегә гаризалар 26 нчы апрель көнне кабул ителә башлаячак!
Аңа кадәр интернет-проектларыгызның сыйфатын дөньякүләм бәйгедә катнашырлык дәрәҗәдә югары күтәрегез, татар телендә мөмкин кадәр күп һәм яхшы сыйфатлы ресурсларны урнаштырыгыз, кулланучыларыгыз санын да арттыра төшегез. Интернет челтәрендә файдалы татар проектлары арта барсын! Барысы да үзебезнең кулларда!
...
Дәвамын укырга »
Татар әдәбиятын сөюче, китап укырга яратучы хөрмәтле дуслар!
2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды! Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 345 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.
...
Дәвамын укырга »
Татнетны үстерү фонды мәктәп укучыларын һәм студентларны "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра!
Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаша алалар.
Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелә. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар (спектакльләрдән өзекләр) ныграк хупланачак.
...
Дәвамын укырга »
Бүген, 9 ноябрь көнне, Казан шәһәре, Бауман урамы, 51 нче йортта урнашкан ГУМ сәүдә үзәгендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында уңышлы катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте.
Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә.
Бу юлы китап укучылар белән очрашуга тантанага шактый дәрәҗәле язучылар чакырулы иде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, "Ел китабы - 2014" республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева,
...
Дәвамын укырга »
ВКонтакте социаль челтәре инде елдан артык яңа проект белән шау-гөр килеп тора. Сүз - #әдәбимарафон онлайн-проекты турында. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үздисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.
Проект беренчесен 2017 елда башланып китте. Аның оештыручылары - Раил Гатауллин җитәкчелегендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты. Беренче проектта нибары 30 га якын гына кеше катнашкан булса, һәр квартал саен аларның саны бермә-бер арта башлады.
...
Дәвамын укырга »
Кичә, 29 нчы октябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды.
...
Дәвамын укырга »
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене кызыксынып күзәтеп торучылар!
Бәйге елдан-ел ныгый һәм киңәя бара, номинацияләр саны арта, интернет-проектларга карата таләпләр кырыслана һәм шул ук вакытта бүләкләр дәрәҗәлерәк була бара.
Быелгы тантана да башка елларга караганда нык үзгә булачак!
Беренчедән, аның тантана үткәрелү урыны үзгәрә. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрь (дүшәмбе) көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәреләчәк, тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татнетчылар, татар сайтлары һәм ВКонтакте социаль челтәрендә татар төркемнәре администраторлары!
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән IX Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 сентябрь көнне тәмамлана! Сайтларыгызның яхшыртыр урыннарын яхшыртып, урнаштырасы материалларны урнаштырып шушы бер-ике көндә бәйгедә катнашу өчен гаризаларыгызны тапшыруыгызны көтеп калабыз.
Бәйгедә быел 10 номинация буенча катнашып була:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.
...
Дәвамын укырга »
Гыйнвар аеның беренче өч атнасында ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә барган #әдәбимарафон проектында актив катнашкан 43 китап укучы "марафончы"га 17 нче февраль көнне бүләкләр тапшырылачак! Шулай ук, марафончылар Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китаплар белән танышачаклар, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр – китап авторлары белән очрашачаклар. Тантана Татарстан китап нәшрияты кибетендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 29) үткәрелә.
Чараны оештыручылар – Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды. Проектның идея авторы – Раил Гатауллин.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 12 13 14 15 16 ... 21 22 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31