Җомга, 26.04.2024, 06:24
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:47
Интернетта татар телендә аралашучылар саны арта бара
Соңгы 3-4 ай эчендә Интернет челтәрендә татар телендә аралашулар саны сизелерлек арткан. Татнетны үстерү фондының социаль челтәрләрдә һәм кайбер интернет-порталларда үткәргән тикшеренүләре, Google һәм Яндекс сервислары шуны дәлилли.
Әлеге үсешнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны, аз булса да, даими арта бара. Мисал өчен, "Татар иле” челтәренең Татнет каталогында булган сыйфатлы татар сайтлары саны бу атнада 700 дән артып китте. Әлегә эзләү системалары аша табып булмаган күп кенә яңа сайтларга да нәкъ менә Татнет каталогы аша күчеп эләгеп була.
Икенчедән, сайтлар саны арту белән бергә интернетта татар телендә мәгълүмат та арта бара. Татарча мәгълүмат эзләү бүгенге көндә кулланучыларга буш нәтиҗәләр түгел, ә инде сайлау мөмкинлеге булган күп төрле мәгълүмат бирә. Бу турыда белгән кулланучылар мәгълүматны күбрәк татар телендә эзләргә тырышалар. Мәгълүматны да табып була, нәтиҗәсе дә кулайрак. Мисал өчен, 8 март бәйрәменә татар телендә котлау шигыре һәм смс-котлаулар эзләп tatarsms.ru сайтына керүчеләр саны башка көннәр белән чагыштырып караганда бермә-бер арткан. Сайт авторы хәбәр итүенчә, үткән елда сайтта 1500 дән артык кеше теркәлгән, ә караулар саны 5600 дән арткан булган булса, быел 8 мартта tatarsms.ru сайтында 8000 мең карау һәм 2000 кеше керү теркәлгән.
Өченчедән, Интернет челтәрендә татарлыкны тою, татар булу үзаңы арта бара. Күпләр үзләренең татар булуларын һәм татарча белүләрен яшермиләр – татар булуларын, татарча аралашуларын башкалар өчен дә ачык күрсәтәләр. Вконтакте челтәрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сораштыруда катнашкан 314 кешенең 80%-ы (253 кулланучы) үз сәхифәсендә татарча аралашуын күрсәткән, калган кулланучылар татарча аралашулары турында хәбәр итәчәген белдергән.
Интернет-сервисларга үзеңнең татар булуыңны күрсәтү кызык нәтиҗәләргә китерә – алар кулланучыларга күбрәк татарча һәм Татнеттагы сайтларны тәкъдим итә башлыйлар. Яндекс хезмәтенең татар теленә игътибары – моңа бер мисал. Браузерда туган теленең татарча булуын күрсәткән һәр кулланучыга Яндекс үзен татар телендә тәкъдим итә башлый!!!
Кайбер Татнет белгечләре фикеренчә бүгенге көндә Яндекс браузеры белән беррәттән Google Chrome браузерында туган телеңнең татар теле булуын күрсәтү аеруча мөһим роль уйный. Татарларның интернетта никадәр күп булуын Google компаниясе нигездә нәкъ менә әлеге күрсәткечләргә (браузерларның татар телле хуҗалары санына, мәгълүматның татар телендә никадәр күп эзләнүенә һ.б.) карап билгели. Димәк, татарча мәгълүматларны күбрәк эзләгән саен, браузерларда һ.б. веб-сервисларда туган теленең татар теле икәнен билгеләгән кешеләр саны арткан саен Google һ.б. компанияләр татар телле веб-сервисларны күбрәк булдырачак. Ә аларның саны – шактый.
Google инде үз системасын татар теленә тәрҗемә итүгә тотынды, бу эшкә инглиз һәм татар телләрен камил белгән һәр энтузиаст кушыла ала!

© Раил Гатауллин, 12.03.2014

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 667 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Март 2014  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[18.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[27.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе узды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[18.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[08.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[25.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар