ЧЫРШЫ ЯНЫНДА (җыр һәм караоке)
Г. Гәрәева музыкасы һәм сүзләре
Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Сиңа килгән кунаклар -
Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай. |