ЯҢА ЕЛ (җыр һәм караоке)
Л. Батыр-Болгари музыкасы, Р. Вәлиева сүзләре
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел -
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта. |