Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 24 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары советникларның муниципаль координаторы һәм мәктәпнең юнармия членнары белән бергә «Пишу тебе, Герой!» («Сиңа язам, Герой!») акциясендә катнашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 10 нчы ноябрендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XVIII Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Әхмәдуллина 3 нче урынны алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 10 нчы ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Инглиз телен өйрәнгәндә коммуникатив компетенцияне үстерү һәм мотивацияне арттыру чарасы буларак актив укыту ысуллары» дигән тема астында инглиз теле укытучыларының район семинары үтте. Аның барышында Хлопушин Рәдис Радик улы 7 нче сыйныф укучылары белән «LANDMARKS OF BRITISH ISLES AND RUSSIA» (Британия утраулары һәм Россиянең истәлекле урыннары) дигән темага ачык дәрес күрсәтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 25 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф үзенә туры килгән яшелчәне яклап сөйләде, концерт номеры куйды, яшелчәләрдән композиция әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә үзидарә көне булды. 9 нчы сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карадылар. Яшь укытучылар да, аларның укучылары да бик канәгать калдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 2 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәм тантанасына барлык укучыларның әби-бабайлары, дәү әниләре, шулай ук ветеран укытучылар, хезмәткәрләр чакырылды, алар хөрмәтенә концерт куелды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 22 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Нәрсә ул профсоюз?» дигән темага профсоюз дәресе үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 16 нчы сентябрендә район спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2023» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. 2 нче урынны һәм Габдрахманова 3 нче урынны яуладылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 1 нче сентябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 3 4 5 6 ... 103 104 »
|
|