Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Хөрмәтле өлкәннәребез! Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый. Сезгә саулык, сәламәтлек, гаилә тынычлыгы тели.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 22 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре Казанда, «Парк Хаус»та мәктәп укучылары җитештергән продукцияне сату ярминкәсендә булып кайттылар. Мәктәп коллективы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек (җитәкчесе Әхмәтов Марат Готыф улы), мәгариф һәм фән (җитәкчесе Гыйльметдинов Альберт Харис улы), хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы) министрлыкларының уртак рәхмәт хатына лаек булды.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 19 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Тырыш хезмәтебез бушка китмәгән, уңыш - искиткеч.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 23 нче августында Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Людмила Николаевна Ногманова катнашты.
2012 нче елның 16 нчы һәм 17 нче август көннәрендә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшләде.
Мәктәп яны бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының Интернет челтәрен гизә башлавына бер ел булды.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләрнең иң яраткан шөгыле - оригами эшләү.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр мәктәп музеенда булдылар һәм авылыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән таныштылар. Мәктәп музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Шулай ук анда авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең үз почмагы булдырылган.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 8 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр автобус белән Кала тавына Изгеләр чишмәсенә юл алдылар. Балалар каберлекләрне карадылар, сәдакалар салдылар, белгән догаларын укыдылар.
...
Дәвамын укырга »
Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Алар су сибү, чүп утау эшләрендә бик теләп катнашалар.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 91 92 93 94 95 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31