Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 19:06
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:39
"Белем җәүһәрләре" тантанасы IT-паркта үтәчәк (+гаризалар кабул итү вакыты озайтылды)

Хөрмәтле Татнетны үстерүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар!

«Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасы үткәреләчәк урын һәм аның датасы билгеләнде: Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк

Тантананың программасы да билгеле:

13:00-14:00 - IT-парк буенча экскурсия.
14:00 - 16:00 - бүләкләү тантанасы, шул исәптән түбәндәге темалар буенча IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар:
- "Бизнес-инструменты для продвижения групп и сообществ в социальной сети ВКонтакте" (ВКонтакте вәкиле чыгышы, Санкт-Петербург шәһәре);
- "Электронное образование Республики Татарстан" (https://edu.tatar.ru) порталында ике телле сайтны уңышлы алып бару һәм таныту мөмкинлекләре";
- "Татарча сайт ясаганда һәм алып барганда нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект куллану";
- "Wiki форматында татар телендә контент, аны булдыру һәм аннан дөрес файдалану";
- "Интернет челтәрендә татарча контентны танытуда SEO һәм SMM куллану".

Тантана декабрь аеның икенче яртысында үткәрелү сәбәпле, Оештыру комитеты гаризалар кабул итү вакытын озайта. «Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә катнашу өчен Нигезләмәдә бирелгән номинацияләр буенча 30 ноябрьга кадәр гариза тапшырырга кирәк.

Финалистларга бүләкләрне оештыручы партнерларның вәкилләре (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган партнерлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мэриясе, К(П)ФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Мәгълүмати системалар кафедрасы, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, «Аксу» компанияләр берлеге, «Школа компетенций» («Компетенцияләр мәктәбе») автоном коммерцияле булмаган оешмасы) һ.б. килгән хөрмәтле кунаклар тапшырачак.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/687

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 98 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/41
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[19.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә I урын алды