Әдәби марафонның яңа сезоны яңа рекордлар белән башланып китте!
Яңа сезонның беренче генә марафоны булуга карамастан, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында шактый зур үсеш күзәтелә.
Беренчедән, Соңгы елларда катнашучылар саны буенча әлеге марафонны катнашучылар саны арту белән билгеләп үтәргә була.
Икенчедән, Әдәби марафонга чит илләрдә яшәүче татарлар янәдән кушыла башлады. Төркиядән (Искешәһәр) катнашучы Гәрәева Айзирәк Наил кызын без чын күңелдән финалга узуы белән котлыйбыз һәм аның киләчәктә әдәби әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелүен көтеп калабыз!
Өченчедән, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән (Башкортостан һәм Удмуртия Республикалары, Киров, Новгород, Омск, Пенза, Саратов, Төмән өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) 63 әдәби марафончы катнашты (чагыштыру өчен - моннан алдагы Әдәби марафонда Россиянең 6 төбәгеннән нибары 22 кеше катнашкан иде)!
Әлбәттә, әлеге югары нәтиҗәләр - иң беренче чиратта, әдәби әйдаманнарның зур хезмәте! Аларның исемнәре, рейтингы һәм алар яулаган статуслар турында яңалык аерым урнаштырылачак.
Проектның финалына узган әдәби марафончыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм сезне финалистлар исемлеге белән таныштырабыз.
ЧИТ ИЛЛӘР
ТӨРКИЯ
Гәрәева Айзирәк Наил кызы - Искешәһәр
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ
Башкортостан Республикасы
Исламгалиева Сәрия Мөгамир кызы - Бәләбәй районы
Ибраhимов Мәхмүт Халит улы - Благовар районы
Ергизова Ирина Фларит кызы - Бүздәк районы
Мансурова Зөлфия Җәмил кызы - Бүздәк районы
Шәрипова Сания Кашфулла кызы - Бүздәк районы
Махмутова Фларида Нәҗип кызы - Дүртөйле районы
Гизатова Гөлфия Рәис кызы - Әлшәй районы
Тимербаева Розалия Самат кызы - Әлшәй районы
Гайсин Ильдар Хамматулла улы - Иглин районы
Султанова Рита Фәгыйз кызы - Илеш районы
Кәримова Рима Минниян кызы - Кушнаренко районы
Абзанова Элиза Булат кызы - Мәчетле районы
Ганиев Тимур Илшат улы - Мәчетле районы
Гизатуллина Энҗе Иршат кызы - Мәчетле районы
Гилязетдинов Айнур Илфат улы - Мәчетле районы
Гималетдинова Алена Фәрит кызы - Мәчетле районы
Каримова Залина Захит кызы - Мәчетле районы
Кинжабаев Ильназ Динар улы - Мәчетле районы
Кинжабаева Эльза Раил кызы - Мәчетле районы
Кунакбаева Эвелина Ансар кызы - Мәчетле районы
Нафикова Сабина Илсур кызы - Мәчетле районы
Нурыев Наил Рәфыйкъ улы - Мәчетле районы
Нурыева Сәрия Шамил кызы - Мәчетле районы
Бикаева Фидагия Каниф кызы - Нефтекама шәһәре
Галиева Әлфинә Исмәгыйль кызы - Октябрьский шәһәре
Вәлиәхмәтова Нурия Закир кызы - Туймазы шәһәре
Гәрәев Рамзан Руслан улы - Уфа шәһәре
Зайдуллина Лидия Ярис кызы - Уфа шәһәре
Каюмова Ризида Әлтаф кызы - Чакмагыш районы
XXVI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре турындагы мәкаләнең дәвамы...
Кушымта:
XXVI #әдәбимарафон финалисты дипломы
Чыганак: https://tat-i.net/tt/finalistlar-26 |