Шимбә, 22.11.2025, 11:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10881
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:32
Татар интернеты үсеше динамикасы (2018-2020 еллар)

Хөрмәтле дуслар! Татнетны үстерү фонды бүгеннән үзенең татар интернеты үсешен анализлау эшләрен янә торгызып җибәрә. Без бүген (25 нче апрельдә) актуаль булган LiveInternet статистикасын алдык һәм аны 2018 елгы статистика белән чагыштырдык.

Нәтиҗәләр бик кызыклы. LiveInternet'ның TOP-250 исемлегенә 2018 елда 22 татар сайты гына кергән булса, быел андый популяр татар сайтларының саны 34 кә җиткән (диаграммада бирелгән)!  Ә ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли торган сайтларның саны 54 тән 80 гә кадәр арткан! Димәк, шушы 2 ел эчендә яңа файдалы татар сайтлары булдырылган һәм алар үз кулланучыларын тапкан, дигән сүз. Әгәр министрлыкларның һәм башка күп кенә татар сайтларының LiveInternet счетчигы булса, әлеге исемлек әле тагын дистәләгән сайт белән тулыланыр иде. 

Хәзер татар сайтларының рус телендәге сайтлар белән чагыштырмасын карыйк. Сыйфатлы татар сайтлары 21,6% тан (54/250) 32% ка (80/250) кадәр күтәрелгән. Әгәр моннан ике ел элек һәр бишенче сайт файдалы татарча контентка ия булса, быел һәр өченче сайтта файдалы татарча контент бар, дигән сүз бит бу!!!

Бүгенге анализ татарча сайтлар саны артуын гына түгел, аларның кулланучылар саны да артуын күрсәтә. Интертат сайтын моннан 2 ел элек аена 38318 тапкыр кереп укучы булса, хәзер сайтка кереп яңалыклар һәм мәкаләләр укучыларның саны (78808 мәртәбә) бермә-бер арткан! Татмедиа сайтына кереп татарча һәм русча мәгълүмат укучылар саны тиздән 1,5 млн.нан артачак! Ә Шәһри Казан газетасын онлайн укучылар саны шушы 2 ел дәверендә 3 мәртәбә, ә Татар-Информның татар версиясен укучылар 4 мәртәбә арткан! Гомумән, татар интернетын үстерүдә Татмедиа агентлыгының зур хезмәте күренә, аларга "Афәрин!" дип кенә әйтәсе килә! Татнетны үстерү фонды яңалыклары белән кызыксынучылар санының да 10 мәртәбә артуы безне куандырды.

Татар интернеты үсеше динамикасы турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/181

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 279 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2020  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес булды
[04.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5-7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[29.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар
[29.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 75 нче язы
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[22.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[13.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[26.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләренә мультфильмнар карадылар