Якшәмбе, 22.06.2025, 23:00
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10614
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:27
XXV #ӘдәбиМарафонның ТОП-10 язучысы

Иртәгә, 13 декабрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында XXV #ӘдәбиМарафонның финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелә.

Инде берничә ел рәттән бу тантананың кульминацион моментларының берсе – TOP-10 исемлегенә кергән язучыларны сәхнәгә чакырып күтәрү һәм әдәби марафончылар исеменнән дипломнар, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшыру. Әлеге мәртәбә әдәби әйдаманнарга бирелә. 

Әдәбият сөючеләр мәхәббәтен яулаган язучылар һәм шагыйрьләр ничек билгеләнә? Моңа җавап бик гади. Финалист анкетасын тутырган вакытта әдәби марафончыларга шундый сорау бирелә: "Әдәби марафон тантанасында сәхнәдә күрергә теләгән 3 язучы, шагыйрь яисә драматург исемен атагыз". Анкеталар җыелып беткәч, җаваплар анализлана һәм рейтинг булдырыла.

Бу рейтингка керү өчен язучыларга нишләргә соң? 

Беренчедән, әлбәттә, язучы/шагыйрь/драматург үз исемен акларлык итеп югары дәрәҗәдә әдәби әсәрләр иҗат итәргә тиеш. Икенчедән, аның әсәрләре китап укучылар өчен мөмкин кадәр ачык булырга тиеш. Аны теләсә кайсы китапханәдә яисә өлешчә/тулысынча электрон форматта да танышу мөмкин булса яхшы. Өченчедән, бу шәхес үзе дә халыкка ачык булырга тиеш - аның интернетта сайты, социаль челтәрдә бите булса, ТВ һәм радиода аны еш күреп/ишетеп булса яхшы. Әлбәттә, бу шәхес мөмкин кадәр күп җирләрдә (районнарда/төбәкләрдә һәм хәтта илләрдә) йөрергә һәм үз укучылары белән күбрәк аралашырга тиеш. Дүртенчедән, бу шәхеснең күңел сафлыгы, эчкерсезлеге, юмартлыгы, ачык йөзле һәм шул ук вакытта гадел булуы, кыю булуы, үз сүзен әйтә алуы, ныклы рухлы булуы. Бишенчедән, әдәби марафончылар белән очрашуларга ешрак килүе, алар белән күрешеп аралашуы, мәгънәле киңәшләр әйтеп чыгыш ясавы, уртак селфи/фотоларга төшүе, автографлар бирүе. Алтынчыдан, ...

... Санап китсәң, әлеге рейтингта ТОП-10 исемлегенә эләгү өчен бик күп таләпләргә туры килергә кирәк. 

Түбәндәге исемлектә 300 гә якын исем арасыннан ТОП-50 авторны тәкъдим итәбез. Исемлек моннан алдагы рейтинг белән чагыштыруда бирелгән. Барлык авторларга да иҗади уңышлар теләп калабыз!

· Айгөл Әхмәтгалиева – 247
↑ Зифа Кадырова – 159
↓ Ркаил Зәйдулла – 132
↑ Гөлсинә Галимуллина – 93
↓ Гөлүсә Батталова – 74
↑ Шәмсия Җиһангирова – 73
↑ Рабит Батулла – 67
↑ Гүзәл Галләмова – 64
↑ Сания Әхмәтҗанова – 64
↓ Ләбиб Лерон – 61 
↓ Нәбирә Гыйматдинова – 58
↑ Факил Сафин – 37
· Гөлүсә Шаһбан – 34
↓ Марат Кәбиров – 34
↑ Галимҗан Гыйльманов – 31
↑ Йолдыз Шәрәпова – 28
↓ Ленар Шәех – 28
↑ Гөлнур Айзат – 25
↑ Илмира Гыймаева – 23
↑ Илсөяр Иксанова – 22
↓ Мәдинә Маликова – 22
↓ Зөлфәт Хәким – 20
↑ Фоат Садриев – 20
↑ Ләйлә Дәүләтова – 19
↓ Раил Гатауллин – 19
↓ Рафис Корбан – 18
↑ Данил Салихов – 14
↓ Йолдыз Миңнуллина – 14
↑ Рәмзия Габделхакова – 13
↑ Рәмис Аймәт – 13
↑ Газинур Морат – 12
↑ Марсель Галиев – 12
↓ Фәузия Бәйрәмова – 12
↓ Равил Фәйзуллин – 11
↓ Равилә Шәйдуллина-Морат – 11
↑ Ринат Мөхәммәдиев – 11
↓ Фоат Галимуллин – 11
↓ Эльмира Җәлилова – 11
↓ Алмаз Гыймадиев – 10
↓ Гөлара Шәрипова – 10
↓ Илгиз Зәйниев – 10
↑ Рәдиф Гаташ – 10
↑ Рөстәм Галиуллин – 10
↑ Рүзәл Мөхәммәтшин – 10
↑ Эльмира Шарифуллина – 10
↓ Люция Әблиева – 9
↓ Вахит Имамов – 8
· Зиннур Хөснияр – 8
↓ Рәфкать Шаһиев – 8
↑ Камил Кәримов – 7

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/689

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 111 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/6
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2023  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5-7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[11.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара «рәхмәт» көне узды
[06.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[07.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә класстан тыш чара үтте
[23.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
23 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[13.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[07.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта «Гаиләм учагы» исемле чара үткәрелде
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[07.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[26.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Корней Чуковскийның туган көне билгеләп үтелде