Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 2013 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге сәламәтләндерү ял лагере чираттагы эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар. Быелгы смена тагын да кызыклырак, файдалырак, мавыктыргыч булыр. Чөнки 21 көн дәвамында укучыларны төрле-төрле экскурсияләр, уен-конкурслар, очрашулар көтә!
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 15 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары полосага экскурсиягә чыктылар һәм «Универсиаданы каршылап» темасы астында спорт көне үткәрелде. Эстафета уеннарында барлык укучылар да актив катнашты. Һәркемнең йөзендә бәйрәм төсмере сизелеп торды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 14 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 11 нче сыйныф укучысы Василова Эльвира (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча VI республикакүләм конкурсның 2 нче турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
|
|
| 2013 нче елның 8 нче маенда Җиңү көненә карата митинг үткәрелде. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәйкәл янында монтаж куйдылар, ә аннан соң бәйрәм авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апа Шакированың өй янында дәвам итте.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Экологик конференциядә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан «Кошларны җәлеп итү методы нәтиҗәсендә урманны саклап калу» дигән тема астында фәнни-эзләнү эше белән катнашып беренче урынны яулады (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 6-8 нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән район олимпиадасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Галиәхмәтова Дилә җиңүче, Әскәрова Диләрә призер; татар әдәбиятыннан да шушы ук укучылар җиңүче һәм призер; 7 нче сыйныфтан татар теленнән Шакирова Чулпан җиңүче, татар әдәбиятыннан да шушы ук укучы призер; 8 нче сыйныфтан татар теле буенча Сәмигуллина Нурзилә призер булдылар. Барысы - 7 урын. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы.
|
|
| Поэзия көне уңаеннан, 2013 нче елның 23 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләү бәйгесен үткәрде. Анда 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Сәнгать атналыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык рәссамы (1995), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1997), РФнең атказанган рәссамы (2002), РФ Рәссамнар берлегенең көмеш (2003) һәм алтын (2012) медальләре иясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2005), Россия Сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2007) Абрек Әмир улы Абзгильдинның (1937 нче елда туган) иҗаты белән таныштырды.
|
|
| 2013 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы 4-6 нчы сыйныф укучыларын татарның милли уен кораллары белән таныштырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язгы бакчачылык эшләре башланып китте. Помидор үсентеләре кояшлы, матур көннәрне көтә.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 12 нче мартында Түбән Көек
урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы
4-6 нчы сыйныф укучыларын педагог, музыкант Рәгъде Фатыйх улы Халитовның
(1942 нче елда туган) иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Рәсим «Созвездие-Йолдызлык-2013» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә 2 нче кече төркемдә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 85 86 87 88 89 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|