Татнетны үстерү фонды кулланучыларыбыз соравы буенча LiveInternet статистикасын анализлауны дәвам итә. Моннан алда булган статистик анализ төгәл бер ел элек ясалган иде. Бер елдан соң татар сайтлары әлеге рейтингта ничек урнашканнар? Татар сайтларын укучылар артканмы? Татар теле интернет челтәрендә ныгый барамы? Әлеге мәкаләбездә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.
Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Мисал өчен, Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Мисал буларак, Татнет каталогы белән таныша аласыз.
Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләр
...
Дәвамын укырга »