Чәршәмбе, 30.07.2025, 11:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10690
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:31
LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ - 2015

Татнетны үстерү фонды кулланучыларыбыз соравы буенча LiveInternet статистикасын анализлауны дәвам итә. Моннан алда булган статистик анализ төгәл бер ел элек ясалган иде. Бер елдан соң татар сайтлары әлеге рейтингта ничек урнашканнар? Татар сайтларын укучылар артканмы? Татар теле интернет челтәрендә ныгый барамы? Әлеге мәкаләбездә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Мисал өчен, Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Мисал буларак, Татнет каталогы белән таныша аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлеге күрсәткечләрне “кара” методлар белән дә арттырып булу мөмкинлеген искә төшерик. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла. Һәм алар бераз вакыттан әлеге рейтингтан аска тәгәрәп төшәләр.

LiveInternet - Рунет челтәрендәге сайтларның статистикасын һәм рейтингын билгеләп бара торган шундый сервисларның берсе. Әлеге каталогта татар сайтлары да шактый һәм аларны Рунеттагы башка сайтлар белән чагыштырып карап була (Tatarstan.net, татинтернет.рф кебек региональ каталоглар да бар, алар да ныгый баралар).

Әлеге рейтингларда социаль челтәрләрдә ясалган төркемнәр катнашмый, алар өчен аерым рейтинг ясарга кирәк. Мондый рейтингта, мөгаен, катнашучылар саны төп күрсәткечләрнең берсе булып торыр. Бу очракта "Иң шәп татарча җырлар" төркеме рейтингта лидер булыр иде, дип уйлыйбыз (әлеге төркемнең яңалыкларына бүгенге көндә инде 150 меңнән артык кулланучы язылган).

Сайтларның рейтингы көннән-көн үзгәреп тора, күп кенә интернет-компанияләр әлеге анализны көн саен диярлек башкарып баралар. Бирелгән статистик киселеш 2015 елның 13 нче феврале өчен гадел. Анда LiveInternet рейтингында булган 25 татар телле татар интернет-проектын кулланучылар саны (Казан өчен) һәм аның барлык кулланучыларга карата процентларда өлеше күрсәтелгән.

Дәвамы: http://tat-i.net/tt/node/78

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 496 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2015  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[03.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелде
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[08.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булдылар
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады
[26.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кышкы лагерь үзенең эшен башлап җибәрде
[13.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Человек человечества славен на века
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр