2022 елның 9 декабренда Татнетны үстерү фондының чираттагы XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Ул хәзерге вакытта Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Белем радиосы - Радио Белем" студиясендә үткәрелде.
Попечительләрнең бер өлеше студиядә җыелса, икенче өлеше киңәшмәгә онлайн рәвештә тоташты. Фондның башкаручы директоры чыгышы алдыннан иң элек Попечительләр Советы составына кертелү өчен синхрон тәрҗемәче, «Ел викимедиачысы – 2018», «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» мегапроектында катнашучы, халыкара төрки телле викимедиачылар төркемнәре әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе Фәткуллин Фәрһад Наил улы тәкъдим ителде. Әлеге кандидат Попечительләр Советына бертавыштан кабул ителде. ... Дәвамын укырга »