Җомга, 03.05.2024, 00:09
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:32
Белем җәүһәрләре финалистларын һәм барлык катнашучыларны тантанага чакырабыз!!!

"Белем җәүһәрләре - 2023" бәйгесендә катнашкан һәм аның финалына узган хөрмәтле татнетчылар! Сезне барыгызны да 18 декабрь көнне 13:00 сәгатьтә бүләкләү тантанасына чакырабыз! Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк: https://leader-id.ru/events/470449. Бәйге дөньякүләм булу сәбәпле, тантанага килә алмаган катнашучылар өчен тантанадан онлайн-трансляция оештырылачак. 

Тантананың программасы да билгеле:

12:00-13:00 - катнашучыларны теркәү;
13:00-14:00 - IT-парк буенча экскурсия;
14:00 - 16:00 - бүләкләү тантанасы, шул исәптән IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар.

 

Финалистларга диплом һәм бүләкләрне оештыручы партнерларның вәкилләре (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган партнерлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мэриясе, К(П)ФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Мәгълүмати системалар кафедрасы, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, «Аксу» компанияләр берлеге, «Школа компетенций» («Компетенцияләр мәктәбе») автоном коммерцияле булмаган оешмасы) һ.б. килгән хөрмәтле кунаклар тапшырачак. Катнашып финалга чыга алмаган барлык катнашучыларга да шулай ук рәхмәт хатлары тапшырылачак!

ФИНАЛИСТЛАР:

I. Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект    

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы сайты
Башлангычлар иле
Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта белем мәктәбе Мәктәп китапханәсе
Габдинова Зилә Әфтах кызының шәхси сайты
Гаилә бәхете - балада
Дилүс сайты
Туган ягым - гөлләр иле
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты
Якты яз - Наилә Гаффарованың шәхси сайты

II. Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында (edu.tatar.ru) иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты    

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе
Казан шәһәре Яңа Савин районының "23 нче лицей" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе сайты
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты
Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең рәсми сайты

III. Мәдәният, туризм, милләт һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект    

TATARLAR.UZ
Авыл туризмы
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сайты
Туган авылым минем - Аккүзем

IV. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект    

ПосейДОМ 

V. ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә    

«Сөембикә» журналының ВКонтактедагы төркеме
Ана күңеле балада...
Дөрес сүзгә җавап юк
Клара Булатова
Мамадыш-информ
Мин сине шундый сагындым
Мулла Иле мәдәният йорты
Туган авылым
Че гуглит татар кызы

VI. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал    

Гаяз Исхакый

VII. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта    

    -
VIII. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче    

A.Khamidullin
Alibek Attamonov
Engelberthumperdink
Fxan
Pierre L’iserois
SimondR
Slonoed
Zolgoyo
Азиза Гирфанова
АминТатар
Әмир
Рөстәм Нурыев

ГРАН-ПРИ    

Шаян ТВ

ЧЫГАНАК: БӘЙГЕНЕҢ РӘСМИ САЙТЫ

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/690

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 96 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/21
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[11.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәрәкәтле уеннар көне» узды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[22.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш бәйгесендә III урын яулады
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды