Шимбә, 22.11.2025, 04:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10881
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:07
Габдулла Тукай апрель аенда татар интернетын ничек үзгәртте?

2016 ел - татар дөньясы өчен күренекле, истәлекле даталарга бай ел. Әле февраль аенда гына татар халкы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен (тууына 110 ел) билгеләп үткән иде. Апрель аенда исә татар дөньясы, бик зур чаралар үткәреп, күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Әлбәттә, әлеге чаралар интернет челтәрендә дә яктыртыла, булган мәгълүмат кайвакыт вирус тизлеге белән төрле татар сайтларында урын ала һәм күп кенә кулланучыларның игътибарын җәлеп итә. Еш кына андый вакытларда интернет челтәренең татар сегментында да яңадан-яңа интернет-проектлар дөнья күрә.

Габдулла Тукайның тууы белән бәйле чаралар һәм Габдулла Тукай шәхесе татар интернетына (Татнетка) ничек тәэсир итте соң? Татар интернетына игътибар никадәр артты? Габдулла Тукайның үзенә игътибар никадәр арткан?

Без анализ ясаганда статистиканы LiveInternet мәгълүматларына таянып алып барабыз. Әлбәттә, кайбер сайтларда әлеге счетчик урнаштырылмаган һәм аларның рейтингын билгеләве бераз авыр. Кайбер сайтларда, гомумән, статистика яшерен яисә алып барылмый. Шулай да, нәкъ менә LiveInternet базасында татар интернетын анализлап күзәтеп бару өчен иң күп мәгълүмат табарга була. Диаграммадагы сан әлеге ай башыда күпме кулланучы булуын күрсәтә.

Иң элек Габдулла Тукайның үзенә багышланган сайтны анализлыйк. Әлеге сайтка http://gabdullatukay.ru адресы буенча керергә була. Сайт татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Чит илдәге татарлар өчен сайтның латин графикасындагы версиясе дә эшләп килә.

Соңгы берничә айда сайтка игътибар бермә-бер артты, соңгы көннәрдә кулланучылар саны белән ул Интертат.ру сайтын куып җитеп килә. Соңгы 30 көндә Габдулла Тукай белән кызыксынып аның рәсми сайтына 20 меңнән артык кеше кергән.

Габдулла Тукай апрель аенда татар интернетын ничек үзгәртүе турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/116

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 943 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[04.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин – журналист» бәйгесендә диплом белән бүләкләнде
[09.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Югары Көек авылында документаль фильм төшерделәр
[22.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучыларга дельталётта очу дәресләре үткәрелде
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте