Чәршәмбе, 02.07.2025, 10:32
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10634
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:10
Интернет челтәрендә татар сайтларының популярлыгы арта бара

Интернет челтәрендә татар сайтларының популярлыгы арта бара. Татнетны үстерү фонды алып барган статистик мәгълүматларга караганда, соңгы айларда интернет кулланучыларда татар сайтлары белән кызыксыну дәрәҗәсе арта төшкән. Кулланучыларның күпчелеге, әлбәттә - татарлар.

Татарча сайтларның саны һәм сыйфаты арта бару аларның популярлаша баруына да китерә. Әмма эш аның санында һәм сыйфатында гына түгел икән. Татар сайтлары саны, сыйфаты һәм популярлыгы арту үзе күп кенә факторлардан бәйле.

Татарча сайтларның популярлаша баруына сәбәпчеләр шактый:

1) Сайт ясаучы авторлар үзләре. Алар сайтларын үзләре үк башкаларга хәбәр итәргә һәм төрле ысуллар белән танытырга тырышалар.
2) Дәүләт/Хөкүмәт дәрәҗәсендә алып барылган эшләр. Хөкүмәт учреждениеләре сайтларының татар телендә алып барылуы, татар телен үстерү һәм ныгыту юнәлешендә алып барылган эшләр интернет челтәрендә татар телендә язылган мәгълүматны арттыра бара.
3) Технологияләр үсеше. Браузерлар, эзләү системалары, башка төр технологияләр татар теле өчен дә мөмкинлекләрен ачты. Интернет челтәрен тулысынча "татарча күзлек"тән карау өчен, кулланучыларга үз браузерларының көйләүләренә керергә һәм анда татар телен өстәргә кирәк. Татар телен иң өстә урнаштырганда (иң югары приоритет биргәндә), күп кенә дөньякүләм һәм россиякүләм интернет-проектлар (мәсәлән - Яндекс) үзләре үк татарча ачылачак.
4) Татар сайтлары дәрәҗәсен күтәрә торган бәйгеләр. Күп еллар Татар интернетындагы интернет-проектлар "Татнет йолдызлары" бәйгесендә катнашып килделәр. Хәзерге вакытта әлеге вазифаны "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе башкара.
5) Массакүләм мәгълүмат чаралары. Газета-журналлар, телевидение һәм радиостанцияләр соңгы елларда кулланучыларны Татнет яңалыклары белән ешрак таныштырып баралар, татар сайтлары авторлары белән интервьюлар оештыралар һ.б. Хәзерге вакытта татар сайтларына реклама җитеп бетми. Әлеге эшне өлешчә нәкъ менә татар матбугат чаралары башкара.

Әгәр татар сайтлары белән ныграк танышасыгыз килсә, сезне Татнет каталогы белән танышып чыгарга, үзегезгә ошаган сайларны браузерның Сайланмаларына (Избранное) өстәргә тәкъдим итәбез!

Браузерыгызда татар телен куярга онытмагыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/64

Категория: Аналитик мәкаләләр | Карап чыгулар: 629 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызлы сәгать» уены узды
[12.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде
[23.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә бердәм эшмәкәрлек дәресе узды
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең автобус йөртүчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды
[19.01.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[22.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
23 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[22.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[17.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
17 нче июнь «Талантлар көне» исеме астында узды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды