Якшәмбе, 06.07.2025, 01:29
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10642
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:09
«РӘХМӘТЕМ СИҢА, ОСТАЗЫМ!» Республикакүләм бәйгесе старт ала!

«Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала. 

Оештыру комитетына килгән иҗат җимешләрен жюри әгъзалары укып сайлап алачаклар һәм иң-иң дип табылган әсәрләрне республикабызның танылган дикторлары һәм сәнгать/мәдәният эшлеклеләре киләчәктә "Белем радиосы"нда яңгырату өчен сәнгатьле итеп укыячаклар. Конкурсның финал тантанасы декабрь аенда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында үткәрелер дип көтелә.

Конкурс 4 категориядә үткәрелә:

  • 5-8 сыйныф укучылары;
  • 9-11 сыйныф укучылары;
  • урта-һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары;
  • өлкәннәр.

Конкурсның номинацияләре:

  • поэзия: шигырь, ода;
  • проза: хикәя, парча, повесть;
  • лиро-эпик жанр: баллада, поэма, нәсер;
  • сәнгать-публицистик жанр.

Эшләр 1 октябрьга кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу шартлары, сроклары һәм башка мөһим мәгълүмат Конкурсның Нигезләмәсендә бирелгән.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/677

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 194 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/43
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2023  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[05.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[09.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Барби курчагының туган көне билгеләп үтелде
[26.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе»нең чираттагысы үтте
[06.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[25.08.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы Мактау кәгазе белән бүләкләнде
[24.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды