Чәршәмбе, 24.12.2025, 03:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10939
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


17:14
Танетны үстерү фонды яшь шагыйрәне бүләкләде

11-24 май көннәрендә Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрде. Бәйгенең шарты буенча яшь шагыйрьләр Белем.ру порталында яисә аның рәсми төркемендә мәктәпкә яисә укытучыларга багышланган үз шигырьләрен урнаштырырга тиешләр иде.

Әлеге бәйгедә Сәрбиназ Шәйхел исемле кулланучыбыз җиңеп чыкты. Аңа Татнетны үстерү фонды исеменнән ВКонтакте челтәрендә 100 тавыш (700 сумга тәңгәл) бүләк ителде, тапшыру өчен диплом әзерләнде. Ул гына да түгел, аның шигыре "Идел" журналында бастыру өчен тәкъдим ителде.

Сәрбиназны чын күңелдән тәбриклибез, аңа иҗади уңышлар теләп калабыз һәм аның шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

И мәктәбем, синдә кайный тормыш:
Чыгарылыш арты чыгарылыш.
Күз яшьләре. Котлау. Яңа буын.
Узган урын алмашына – яңа урын.

Яшел такта. Число. Һәм каләмнәр
Ашыга-ашыга дәфтәр буйлап йөгерәләр.
Ак алъяпкыч.
Тагылмаган галстук.
Тагыла ул директорны күрүгә үк.

Эзтабарга алу, пионерга...
Тора-бара килеп җитә ГИАлар да.
Аннан инде бераз “Ух, котылдык,
Ял итәргә без дә менә унга калдык”.

Ә 10 ул тиз үтә – сентябрь – май,
Практикада уза тагы бер ай.
Кемдер китә, кемдер кала
Алмый калган белемнәрен ала-ала.

Менә тагы җиткән чыгарылыш.
Күз яшьләре. Шатлык. Яңа балкыш.
Очып китә оясыннан зур дөньяга
Канатларын җәеп тик сигез кош...
И мәктәбем, синдә кайный тормыш.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/120

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 640 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Кызлар арасында чаңгы ярышы узды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[04.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[18.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Югары Көек авыл музеенда булдылар
[12.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында кубок алды
[18.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныф укучылары күргәзмәләр ясап куйдылар
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[21.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[01.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Балачак фәлсәфәсе» дигән кичә узды