Пәнҗешәмбе, 31.07.2025, 09:39
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10692
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:25
Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте

Бүген Казан шәһәренең "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында Татнетны үстерү фондының XIX Попечительләр Советы утырышы үтте.

Утырышта Фондның химаячеләре - татар җәмгыяте, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәләрендә җитди эшчәнлек алып барган дәүләт структуралары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышта Фондның башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин 2023 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты һәм попечительләр белән 14 пункт буенча киңәшләшеп 2024 елга планнарны раслады. Мәскәү һәм Санкт-Петербург вәкиллләре утырышта видеоконференцэлемтә форматында катнаштылар. 

Утырыш барышында Әдәби марафон проекты өчен яңа номинацияләр тәкъдим ителде, үткәрелә торган чараларны яхшырту идеяләре әйтелде, ясалма интеллектны куллану даирәләрен киңәйтү мәсьәләләре каралды, Гаилә елы уңаеннан фикерләр әйтелде, 2024 елда "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең үткәрелү даталары билгеләнде. Тиздән әлеге бәйгегә старт биреләчәк, ә бәйгенең тантанасы апрель аенда үткәрелер дип көтелә.

Шулай ук, Интернет челтәрендә сыйфатлы татар контентын арттыру, веб-контентны татар теленә тәрҗемә итү, татар халкының заманча технологияләр өлкәсендә белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Татнетны үстерү фондының һәм "Белем.ру" компаниясенең бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе бар.

Якын арада үткәреләчәк иң җитди чараларның берсе - «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе, ул 16-17 февраль көннәрендә үткәреләчәк.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/700

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 179 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/9
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2024  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[10.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[04.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[28.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 3 нче көн
[09.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[26.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[08.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 6 нчы көн
[01.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде